Accessibility links

Кайнар хәбәр

Казан Универсиадасы 6-17 июльдә үтәчәк


2013 елгы Дөнья Универсиадасы Казанда 6 июльдә башланып 17 июльгә кадәр дәвам итәчәк.

Дүшәмбе Казанда Универсиаданың оештыру комитеты утырышында шулай карар ителде. Утырышта Русия хөкүмәтенең беренче вице-премьеры Игорь Шувалов һәм Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов та катнашты.

Уеннар барлыгы 12 көн дәвам итәчәк.

Беренче көнне бәйгене тантаналы ачу булачак.

Аңа бер атна кала Универсиада авылы ачылачак.

Шувалов үз чыгышында Универсиадага әзерлек барышын хуплады һәм шул ук вакытта әзерлекнең иң кыен өлеше транспорт тәэминаты булачак диде.
XS
SM
MD
LG