Accessibility links

җомга, 9 декабрь 2016, Казан вакыты 12:50

Берлинда “Үзбәкстан халкы хәрәкәте” корылтае башланды


Оппозициядәге "Ирек" демократик фиркасе тамгасы

Оппозициядәге "Ирек" демократик фиркасе тамгасы

“Үзбәкстан халкы хәрәкәте”нең төп максаты - президент Ислам Кәримовны хакимияттән китәргә мәҗбүр итү.

“Ирек” фиркасе рәисе Мөхәммәд Салих әйтүенчә, әлеге хәрәкәт яклылар көннән-көн арта бара. Электрон хатлар, социаль челтәрләр аша кешеләр теләктәшлек белдерә, акчалата ярдәм күрсәтергә теләүчеләр дә күп, ди ул.

“Озодлик” радиосы журналисты Шөһрәт Бабаҗанов, Берлинга корылтайга килүчеләрнең барысы да дип әйтерлек чит илләрдә яшәргә мәҗбүр ителгәннәр, дип хәбәр итте.

Мөхәммәд Салих
“Бу корылтайга Швеция, Канада, Кушма Штатлар, Франция, Төркия, Русиядән – барлыгы илледән артык кеше килгән. Күпчелеге Әндиҗандагы демонстрацияләрдә катнашкан өчен Үзбәкстаннан куылып, дөньяның күп кенә мәмләкәтләрендә сәяси сыену алган оппозициядәгеләр. 20 ел дәвамында демократик фиркаләрнең кысылу нәтиҗәсе бу. Әлеге корылтайга килүчеләр арасында мөселманнарның хокукларын, кеше хокукларын яклаучылар да бар.

23 май көнне корылтайда оештыру мәсьәләләре карала. “Үзбәкстан халкы хәрәкәте” шурасына сайлау да булачак. Оештыручылар әйтүенчә, бу корылтайның асыл максаты – Үзбәкстандагы Ислам Кәримовның тоталитар хакимиятенең тыныч юл белән китүенә ирешү”, дип белдерде Бабаҗанов.

Норов - сүз ирегенә каршыларның берсе

Оештыручылар “Үзбәкстан халкы хәрәкәте” корылтаена Үзбәкстан тышкы эшләр министры урынбасары Владимир Норовны да кунак итеп чакырганнар. Ул 24-26 май көннәрендә эш сәфәре белән Германиягә киләчәк, Германиянең тышкы эшләр министрлыгында һәм парламентта да булачак. Бабаҗанов сүзләренчә, Норовтан әлегә кадәр корылтайда катнашу-катнашмау теләге турында җавап килмәгән.

Норов Үзбәкстанда оппозицияне һәм сүз иреген кысуга иң зур көч куйган түрәләрнең берсе. “Үзбәкстаннан “Озодлик” радиосын, Би-би-си, “Америка авазы”н куып чыгарган кеше ул”, ди Бабаҗанов.

Берлинда корылтайның икенче көнендә - 24 майда Үзбәкстандагы бүгенге хәлгә багышланган халыкара конференция дә үтәчәк. Әлеге чарада оппозициядәгеләр генә түгел, ә башка илләрдә яшәүче Үзбәкстанны тикшерүче галимнәр дә катнашыр дип көтелә.

Берләшү вакыты җиткән

Үзбәкстан оппозициясе бүгенгә кадәр бердәм булмады. Берничә тапкыр берләштерү омтылышы ясалган иде, әмма нәтиҗәсе күренмәде. “Ирек” фиркасе башлыгы Мөхәммәд Салих фикеренчә, оппозицияне берләштерү вакыты килеп җиткән. Чөнки “Үзбәкстан халкы хәрәкәте”нә төрле фирка һәм хәрәкәт вәкилләре кергән. Аларның күбесе “Үзбәкстан һәм анда яшәүче халык мәнфәгатьләре бар нәрсәдән дә өстен булырга тиеш” дигән карашта, ди Салих.

Билгеле булганча, Ислам Кәримов Урта Азиядәге дәүләтләрдә озак хакимияттә утыручыларның берсе. Ул иң рәхимсез җитәкче буларак та билгеле. Алты ел элек Кәримов хәрбиләре Әндиҗанда каршылык күрсәткән йөзләрчә кешене атып үтергән иде.

Үзбәкстанда эшсезлек хөкем сөргәнгә күпләр гаиләләрен туйдыру өчен Русия һәм Казакъстанга барып эшләргә дә мәҗбүр. Илдә ришвәтчелек һәм фәкыйрьлек тамыр җәйгән.

“Үзбәкстан халкы хәрәкәте” быел апрель аенда оешты.

XS
SM
MD
LG