Accessibility links

шимбә, 10 декабрь 2016, Казан вакыты 21:42

Башкортстанда “Коррупциягә каршы автойөреш” исемле каршылык чарасы һәм митинг узды. Ул Уфаның урыс-башкорт дуслыгын гәүдәләндергән Дуслык монументында башланды.


“Коррупциягә каршы автойөреш” каршылык чарасына хакимият юлларны төзекләндерү бара дип рөхсәт бирмәгән булган. Шуңа Дуслык монументы янында барлык машиналарга да җыелу мөмкинлеге булмады. Анда бары тик дистәгә якын гына машина “борын төртә” алды. Калганнары башкаланы чыккач килеп кушылды.

Автойөрештә өч дистәгә якын машина катнашты. Аннан соң тезелешеп Благовещен шәһәренә юл алдылар. “Азатлык” тыңлаучылары хәтерләсә, бу 2004 елда милиция тарафыннан тукмалып билгелелек алган шәһәр. Анда мәхкәмә 400гә якын кешене милиция тарафыннан зыян күргән дип тапкан иде. Дөрес, гаеплеләрне җәзага тарттыру бик сүлпән барды. Моны хокук яклаучылар милициянең мәхкәмә-прокуратура белән тыгыз элемтәдә булуы, гаделлек табу мөмкинлеге юк дәрәҗәсендә булуы белән аңлатты.

Автойөрештә катнашучылар
Благовещен шәһәрендә чараны оештыручылар полиция белән каршылыклар башлануын, билгеләнгән мәйданга үткәрмәүләрен хәбәр иттеләр. Уфа төркеме Благовещенга килеп керү белән полиция чараны тыюдан туктады. Ләкин мәйданга керү урыннары чокылып беткән һәм баулар сузып куелган иде. Һәр керү урынында полиция сагы тора, бары тик бер урын гына ачык иде. Благовещен халкы шул “сират күпере” булган урыннан үтмәс өчен булса кирәк бик аз булып чыкты. Мәйдандагы күпчелек бала-чагадан гыйбарәт булды.

Артабан митинг-концерт булып үтте. Анда ясалган чыгышларда Русия президенты Дмитрий Медведевның коррупциягә каршы көрәшне хуплау белдерелде, республикада җәмәгатьчелек оешмалары аңа теләктәшлек чаралары үткәрәчәге ассызыкланды. Чыгыш ясаучылар Башкортстанның элекке президенты Мортаза Рәхимовтан ягулык тармагын саткан акчаларны казнага кайтаруны таләп итте.

Уфа-Благовещен автойөрешен Сул фронт, Теләктәшлек хәрәкәтләре, Ватандашлар фронты, “Яблоко” фиркасе бүлекчәләре оештырды. Оештыру төркеме башы, кеше хокуклары хәрәкәтенең Башкортстан буенча башкарма мөдире Леонид Чернов “төп максат – 63 миллиард сум акчаны кайтару” дип билгеләде: “Без тикшерү бүлегенә мөрәҗәгать иттек. Анда ягулык тармагын канунсыз хосусыйлаштыру һәм үзләштерүләрне тикшерүне таләп иттек. Әгәр Мортаза Рәхимов гаепле дип табылса, аңа җинаять эше ачылырга тиеш”.

Чарада катнашучылар башка төрле таләпләр белән дә килгән иде. “Русия патриотлары” фиркасе вәкиле Зөһрә Кинҗәбаева: “Мин Игорь Изместьевны яклап килдем. Ул заманында шушы тукмалган Благовещен халкына ярдәм иткән кеше. Игорь Изместьев гаепле, ләкин аның белән хөкем ителәсе башка кешеләр читтә торып калды”.

Башкортстан татар иҗтимагый үзәге рәисе Кадерле Имаметдинов та шундый фикердә: “Мин ачык һәм гадел мәхкәмәләр яклы. Шулай булган очракта, бер Изместьев кына хөкем ителмәс иде. Мин шулай ук Благовещен халкының тукмалуын исәпкә алып, аларга теләктәшлек белдерергә килдем”.

Чара ахырында резолюция кабул ителде. Анда җәмәгатьчелекнең Русия президентының коррупциягә каршы көрәшне хуплавы белдерелгән һәм Мортаза Рәхимовтан 63 миллиард сум акчаны кайтару таләп ителгән.

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG