Accessibility links

шимбә, 10 декабрь 2016, Казан вакыты 13:52

Татарстан фәннәр академиясе президенты Әхмәт Мазһаров университетны эреләндерү уку йортының абруен төшерер дигән шик белдерә. 25 майда Мазһаров янә академия президенты итеп сайланды.


Сез биш ел буе Татарстан фәннәр академиясенең җитәкчесе булдыгыз. Сез башлаганнан алып бүгенгә кадәр академия нинди үзгәрешләр кичерде һәм киләчәктә нәрсәләрне үзгәртәсе бар әле?

– Академия моннан егерме ел элек оештырылганда Русия фәннәр академиясенең төзелешен кабатлаган иде. Ул вакытта академиянең максаты - фундаменталь фәннәрне өйрәнү һәм аларны үстерү иде.

Советлар Берлеге таркалгач институтлар хуҗасыз калган иде
Дөнья үзгәреп тора. Республика ихтыяҗларын канәгатьләндерү өчен гамәли юнәлешкә үзгәртү зарур иде. Шул өлкәдә бик күп эшләдек.

Беренчедән, академиянең төзелешен үзгәрттек. Оешканда академиянең биш-алты һуманитар институты бар иде. Алар белән академиянең эше тәмамланган иде.

Элгәре Казанда сиксәнләп гамәли институтлар бар иде. Алар машина төзелеше, авиация, химия өлкәсендә эшчәнлек алып барды. Советлар берлеге таралгач, министрлыклар беткәч, алар хуҗасыз һәм эшсез калды.

Бүгенгә әнә шундый 23 гамәли институтны үз канатыбыз астына алдык. Бездә хәзер ун академия институты һәм 23 гамәли институт бар. Бүген без зур проектлар эшли алабыз. Академия институтларының фәнни-тикшеренү эше алып бару гына түгел, ә аларны тормышка ашыруда да көче бар.

Әлеге институтлар Татарстан сәнәгате, авыл хуҗалыгы һәм башка юнәлешләр өчен дә эшләүгә күчә баралармы?

– Мин үзем утыз ел инде углеводород чималы институты мөдире. Элек нефть эшкәртү министрлыгы карамагында инде ул. Без беренче булып академия канаты астына күчтек. Без хәзер бөтен дөньяга эшлибез. Шул ук вакытта академия канаты астында кирәк булганда республикага да эшлибез.

Академия бөтен эшләрне хөкүмәттән, сәнәгать ширкәтләреннән үзенә җыя. Җыелган мәсьәләләрне институтлар белән җыелып кемнең нәрсә булдыра алганын тикшерәбез. Әйтик, авыр нефть мәсьәләсе килеп туды. Безнең андый галимнәр бар, аларны бергә җыябыз да әлеге проект буенча эшлибез.

Икенчедән, академиянең президиумы үзгәрде. Элек безнең президиум әгъзалары академиядә эшләүче академиклар иде. Хәзер президиум әгъзаларының 51%ы академиклар. Алар яшерен тавыш белән сайланып куела. Ә 49% президент фәрманы белән билгеләнә. Аңа зур сәнәгать ширкәтләренең, фәнни-тикшеренү институтларының, югары уку йортларының җитәкчеләре керә. Хәзерге термин белән әйтсәк – “бизнес һәм хакимият”.

Татарстан премьер-министрының беренче урынбасары Равил Моратов академия президиумының әгъзасы. Президиумның бер генә утырышын да калдырганы юк. Безнең президиумда 31 кеше хәзер. Ул зурайды.
Татарстан академиясе тәҗрибәсе башка республикаларга да файдалы

Президиумда уйлаган эшләр, сөйләшкән сүзләр шул ук көнне дәүләткә барып җитә. Безнең күп фәнни эшләр республиканың заводларына, министрлыкларга барып җитә. Бүген тормыш шулай күрсәтә – әлеге хәл дөрес адым булды.

Безнең бу тәҗрибәне Удмуртиядән дә килеп өйрәнделәр. Анда да академия оештырып яталар хәзер. Алар да шушы төзелешне алырга булдылар. Аннары мин бу хакта Хабаровскида үткән Русия фәннәр академиясе киңәшмәсендә дә сөйләдем. Аларга да бик ошады.

Моннан биш ел элек Төркмәнстанда академияләрен ябып куйган иделәр. Хәзер яңа президент академияне киңәйтеп, зурайтып яңадан ача. Аларга да безнең төзелеш ошады. Безнең тәҗрибә башка республикалар өчен дә файдалы булып чыга мөгаен. Әлеге структура бүгенге көн таләпләренә җавап бирә.

Сез, Татарстан хөкүмәте башлыгы урынбасары Моратов президиум әгъзасы буларак, монда күтәрелгән мәсьәләләрне хөкүмәткә алып чыга дип әйттегез. Соңгы вакытта Татарстан җәмәгатьчелеген федераль университетны эреләндереп татар факультетларын кушу, аерым тарих институты ясау нәтиҗәсендә университеттагы татар филологиясе һәм тарихы факультетын бетерү бик борчыды. Менә шундый катлаулы мәсьәлә туганда фәннәр академиясе галимнәренең фикеренә дәүләт җитәкчеләре колак саламы?

– Әлеге хәл татар теле, татар тарихы һәм Татарстанның һуманитар фәннәре өчен бик катлаулы һәм четерекле мәсьәлә. Академиянең институтларына эшләүче фәннәр кандидатлары һәм докторлар университетның татар факультетын бетергән белгечләр. Анда югары дәрәҗәле, тирән фундаменталь белем бирелә иде. Институтлар өчен белгечләрне шуннан ала идек.

Әлеге низаг килеп чыккач без президентка хат яздык. Аны мин һәм Татарстан халык шагыйре, Дәүләт шурасында комитет башлыгы Разил Вәлиев имзаладык. Анда татфакны саклап калырга иде дигән үтенеч белдерелде.

Замана шундый инде, хәзерге җитәкчеләр бөтен җирдән акча эзли. Татфак акча китерми, аларга студентлар аз килә, шуңа күрә алар да акча эшләрлек институт булсын, без аларны эреләтик диделәр.
Татфак - ул безнең киләчәгебез

Безнең академия галимнәре уйлавынча, сигез миллионлык халыкның университеттагы бер кечкенә генә факультетын акчага бәйләргә ярамый. Дөньядагы бердәнбер татар теле һәм әдәбияты факультеты – ул безнең киләчәгебез һәм тарихыбыз һәм бүгенге көнебез. Шуңа күрә моны акча белән үлчәргә ярамый иде.

Кечкенә халыкларга килсәк, Финляндиядә мең татар яши. Татарлар үзләренең телләрен, тарихларын саклыйлар. Хельсинки уртасында зур өйләре бар. Фин дәүләте аларга булышып тора.
Сигез миллион халыкның татфакны тотарга хәле бар

Финляндиядә шведлар биш процент кына. Алар үз телләрен саклый, институтлары бар. Дәүләт аларга булышып тора, аларны саклый. Финляндиядә швед теле – дәүләт теле.

Ә сигез миллионлык татарның әнә шул кечкенә генә факультетны тотарга хәле бар инде. Минем уйлавымча һәм күпчелек галимнәр уйлавынча, татфакны бетерү дөрес түгел ул. Аны бит өчкә бүлеп башка институтларга куштылар. Аны калдырырга киде. Безнең фикеребез шулай иде. Бөтен эшне һәм гамәлне акча белән генә үлчәргә ярамый.

Сез бу фикерегездән кайттыгызмы?

– Юк, мин кайтмадым. Әлеге хәлне дөрес түгел дип саныйм. Татар теле факультеты университетта һәм аның төп бинасында калырга тиеш. Ул безнең тарихыбыз, ул безнең киләчәгебез.

Русиядә университетларга карата кызыклы гына сәясәт алып барыла. Мәскәү, Петербур университетлары сакланып калды. Ә илдә өченче университет булган Казан университетын эреләндерүгә фикерегезне ишетәсе килә иде.

– Казан федераль университеты Русиядә үзгәртүләргә беренче дучар булган югары уку йорты түгел. Башта Ростовта оештырдылар, аннары Красноярскида һәм Владивостокта.

Федераль университетларны оештыру институтларны кушудан башланды. Экономика ягыннан, Мәскәүдән финанслар бирү ягыннан бәлки файдасы бардыр.

Мин күп университетларда булдым. Әйтик, Кушма Штатлардагы Беркли университетында. Көчле университетлар безнең элекке Казан университетына караганда зуррак. Берьяктан кушуның файдасы да бардыр.
Университет рухы төшмәс микән?

Әмма мин эреләндерүне башкачарак уйлаган идем. Башта һуманитар педагогика институты белән финанс институтын университетка кушарга дип уйлаган идем. Университеттагы белемнең тирәнлеге, юнәлеше сакланып калыр һәм әкренләп-әкренләп теге институтлар да күтәрелер дип.

Ә монда университет бик зураеп китте. Минем зур куркуым бар: университетның 205 еллык традицияләре һәм андагы белгечләр, андагы тирәнлек һәм университет рухы түбән төшмәс микән? Менә шунсы бик куркыта.

Академия алдагы бишьеллыкка нинди максатлар куя?

– Безнең академия сигез миллионлы татар халкының тарихын, телен, мәдәниятын, сәнгатен бөтен яклап өйрәнә. Аннары безнең ун институттан алты институт татар теле, татар тарихы, татар энциклопедиясе, татарның киләчәге, үткәне һәм бүгенге көнен өйрәнә. Менә шул һуманитар юнәлеш иң зур юнәлешнең берсе булып кала.

Икенчедән, безнең республика нефть табучы төбәк. Бюджетның 40%ы әлеге тармактан килә. Русия һәм кайбер юнәлешләрдә дөнья күләмендә дә авыр, күпкүкертле нефтьне табу һәм аларны эшкәртүдә фәнни яктан да һәм технология ягыннан да алда барабыз. Әлеге юнәлешне тагын да киңәйтергә җыенабыз. Татарстанда авыр нефть 2 миллиардтан 7 миллиард тоннага кадәр күләмдә дип санала. Шуңа күрә алга таба аны арзанга төшереп табу өстендә эшләячәкбез.

Өченчедән, бүген бөтен илләрдәге бөтен академияләр алдында торган зур проблем – ул экология, табигатьне саклау мәсьәләсе. Чөнки сәнәгать ширкәтләре, машиналар күбәя, суларның һәм һаваның сыйфаты начар, бөтен дөньяны чүп баскан. Татарстанда Универсиадага әзерлек бара хәзер. Һава һәм су чиста булырга тиеш. Аның өчен фән кирәк. Безнең көчле экология институты бар. Бу өлкәдә дә бик күп эшлибез.

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG