Accessibility links

Кайнар хәбәр

Уфада күп кеше катнашында сугыш булды


Уфа базарында күп кеше катнашында сугыш булды.

Шаһитләр әйтүенчә, тимер таяклар, ташлар һәм травматик кораллар белән коралланган 300-ләп кешелек төркем базар янындагы машиналарны ваткан, базар идарәсе бинасын, сәүдә рәтләрен җимергән.

Атыш тавышлары ишетелгән. Халык әлеге төркемнән куркып тирә якка таралган.

Милиция 20-дән артык кешене тоткарлап изоляторга япкан. Хәзер һөҗүм булган базарда тикшерү эшләре бара.
XS
SM
MD
LG