Accessibility links

сишәмбе, 6 декабрь 2016, Казан вакыты 05:56

Либия гыйсъянчылары Вашингтонда вәкиллек ача


Либиядәге гыйсъянчылар төзегән Күчеш дәүләт шурасы Вашингтонда вәкиллек ачачак.

Бүген бу турыда Либиянең гыйсъянчылар кулындагы зур шәһәре Бингазида АКШ дәүләт секретаренең Якын Көнчыгыш мәсьәләләре ярдәмчесе Джеффри Фелтман белдерде. Аның әйтүенчә, гыйсъянчыларга вәкиллек ачарга Кушма Штатлар тәкъдим иткән булган.

Вашингтон әлегә Күчеш дәүләт шурасын Либиянең рәсми хакимияте буларак танымаса да, киләчәктә аны тану мөмкинлеген белдерде.

НАТО һава көчләре сишәмбегә каршы төндә Либия башкаласы Триполига халыкара чаралар башланганнан бирле иң каты һөҗүм ясады. Шәһәргә кимендә 20 бомба ташланган.

XS
SM
MD
LG