Accessibility links

Кайнар хәбәр

Сербия президенты Тадич Обама белән очрашудан баш тарта


Борис Тадич
Борис Тадич
Сербия президенты Борис Тадич Үзәк Европа һәм Балкан илләре җитәкчеләре очрашуында катнашмаска җыена.

Очрашу бу атна ахырында Варшауда үтәчәк. Җомга көнне аларга АКШ президенты Барак Обама да кушылырга җыена.

Сербия президенты идарәсе белдерүенчә, очрашуга Косово президенты Атифете Яхъяга да чакырылган булус сәбәпле Тадич анда катнашудан баш тарта.

Белград 2008 елда Сербиядән бәйсезлек игълан иткән Косовоны танырга теләми.
XS
SM
MD
LG