Accessibility links

Кайнар хәбәр

Чехия Казанда виза үзәге ача


Башка кайбер шенген илләреннән соң Чехия дә Казанда үзенең виза бүлеген ача.

Казанның Таҗи Гыйззәт урамындагы дүртенче йортта Чехия виза үзәге өченче июньнән эшли башлаячак.

Шундый ук виза үзәкләре Ростов-Дон, Новосибирски, Самар, Түбән Новгород шәһәрләрендә дә ачылачак.

Моңарчы виза үзәкләре Чехиянең илчелек һәм консуллыклары урнашкан шәһәрләрдә - Мәскәү, Петербур һәм Екатеринбурда гына эшли иде.

Яңа виза үзәкләрендә бары гади шенген визалары гына биреләчәк. Озак вакытлы визалар, озак вакыт һәм даими яшәү рөхсәтләре элеккечә илчелектә һәм консуллыкларда биреләчәк.
XS
SM
MD
LG