Accessibility links

Кайнар хәбәр

Лондонда Обаманы Элизабет патшабикә кабул итте


АКШ президенты Барак Обаманы Британиягә дәүләт дәрәҗәсендәге сәфәренең беренче көнендә Лондондагы Букинһем сараенда Элизабет патшабикә кабул итте.

Обама үз җәмәгате Мишель белән патшабикәнең хөрмәтле кунаклары буларак бу сарайда ике төн куначак.

Сишәмбе алар шулай ук тантаналы ашка чакырылды.

Чәршәмбе исә Обама Британия премьер-министры Дэвид Кэмерон белән очраша.

АКШ президенты Британиягә Ирландиядән килде. Атна ахырына кадәр дәвам итәчәк сәфәр барышында ул шулай ук Франциядә һәм Польшада да тукталырга җыена.
XS
SM
MD
LG