Accessibility links

Көньяк Африка һәм Төркия Каддафины китәргә үгетләмәкче


Көньяк Африка республикасы президенты Джейкоб Зума киләсе атнада Либиягә барып андагы җитәкче Муаммар Каддафи белән Либия низагын туктату турында сөйләшергә җыена.

Бүген бу турыда Көньяк Африка радиосы хәбәр итте. Радио белдерүенчә, Көньяк Африка республикасы белән Төркия Каддафи белән илдә тынычлык урнаштыру өчен аның хакимиятне тапшыру мөмкинлекләре турында сөйләшергә җыена.

НАТО көчләре Либия җитәкчесенә каршы һөҗүмнәрнең арттырылуын белдерә. Узган төндә Либия башкаласы Триполи тагын бомбаланды.

Русия тышкы эшләр министрлыгы НАТОның Либиядәге һава һөҗүмнәрен тагын хөкем итеп алар БМО Иминлек Шурасы резолюциясе билгеләгән кысалардан чыга диде.
XS
SM
MD
LG