Accessibility links

Кайнар хәбәр

Русия Ислам мәдәни үзәге ФСБдан басым булуга зарлана


Русия мөфтиләр шурасына караучы Ислам мәдәни үзәге башлыгы Габдел-Вахит Ниязов Русия Югары мәхкәмәсендә оешманың төбәктәге вәкилләренә Федераль иминлек хезмәте ФСБ тарафыннан басым булуын белдерде.

Русия юстиция министрлыгы Ислам мәдәни үзәген финанс-хуҗалык эшләрендәге күпсанлы җитешсезлекләр, низамнамәне бозу һәм төбәкләрдә бүлекләре булмау сәбәпле Югары мәхкәмә аша яптырырга тели.

Ниязов мәхкәмәдәге чыгышында министрлык дәлил итеп китергән мәгълуматларның 90 проценты ФСБның төбәк идарәләреннән алынган дип белдерде.

Аның әйтүенчә, үзәк төбәкләрдәге теләсә кайсы вәкилен мәхкәмәгә чакыра ала һәм мәхкәмәдә алар үзләренә карата янаулар һәм басым булганлыгын раслаячак.
XS
SM
MD
LG