Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Безнең гәҗит" булдыралмыйбыз ди


“Безнең гәҗит”нең соңгы саны “Вамин” ширкәтенең хезмәт хакы хисабына авыл халкына сыйфатсыз сөт ризыклары таратуын искә ала. Кутушев исә, татар теленең кулланышына бәя биреп, “Булдыралмыйбыз” дип кычкыра башласак та була, ди.


Газетка “Эшләп баеп буламы?” дигән сорауларны күп бирәләр булса кирәк. “Безнең гәҗит”нең баш мөхәррире Илфат Фәйзрахманов, Мөслим районында яшәүче даими авторга җавап буларак, “Ачның хәлен тук беләме?” язмасын бастыра. Ул бүгенге миллионерларның ничек барлыкка килүләрен үзенчә аңлатырга тырыша.

Кем ничек баеды

“90нчы елларда тулы законсызлык, анархия хакимлек итте. Ил байлыкларын я бандитлар, оешкан җинаятьчел төркемнәр, я шулар белән килешеп эшләүче түрәләр, завод-фабрика хуҗалары бүлеште. Бүген ул

заводлар ярым-йорты калды. Ничек булдыралар, шулай таладылар. Инде илне талаучыларның бер өлеше төрмәләрдә, я үзара низагларда үтерелде, я булмаса, депутат булды, я түрәләр сафын арттырды…”, ди баш мөхәррир.

Язма авторы үз акылы һәм эше белән баеп китүчеләрнең аз булуын әйтә. Элек халык бик бай булып китмәсә дә, күпмедер мая җыя алган. Бар булганы шундук ашалып бетмәгән. Бүген исә кеше булып яшәү көннән-көн кыйммәтләнә икән.

“Энергия хакы арта, дип нефть өстендә утырган халык һаман кыйммәтләнә барган азык-төлек белән туклана, аның фатир өчен түләүләре дә арта. Элек затлылана барган саен гына арта иде хак. Ә бүген тузган саен кыйммәтләнә бара… Дөньяга халык хуҗа түгел шул”, дип дәвам итә сүзен Илфат әфәнде.

Алга таба автор мәкаләне үзе белгән хәлләр белән ныгытып куя. Мисал итеп инде мәрхүм булса да, күрше апасын искә ала.

“Бозык сыр ашаган кеше миллионер була алмый”

“Күршемнең пай җирләрендә иген игеп байлык җыючы «Вамин» ширкәте Газзә апамның бакчасын сукалаткан өчен ике хак ала икән. Чөнки ул «Вамин»да эшләми, диделәр. Эшләсә, ярты хак кына буласы… Газзә апа бик эшләр иде дә, эшли алмый иде инде. Шушы «Вамин»нар хуҗа булган милек ишәйсен, үрчесен дип сәламәтлеген бетергән”, ди Фәйзрахманов.

Әлеге ширкәтне автор шактый чеметә, аларның эш хакы хисабына авыл халкына сыйфатсыз сыер мае, сыр, эт-мәче дә ашамаган казылыклар таратуларын әйтә.

Йомгак сүзендә, алдан куйган соравына төгәл җавап бирергә тырыша, ачның хәлен тук, ягъни байлар аңламый, авыл кешесен яклардай кеше юк диярлек. Илфат әфәнде белдергәнчә, "бозык сыр ашаган кеше миллионер була алмый" икән.

“Үстермибез, үтерәбез без аны”

“Безнең гәҗит”нең даими авторы Сәйдулла әфәнде бу юлы татар теленең гомуми кулланышына күз йөртеп, үзенчә бер нәтиҗәгә килә. Автор белдергәнчә, “Татарча сөйләшик” дип оештырылган төрле чараларның әллә ни файдасы юк икән.

Мисал итеп, ул Уфа шәһәренә төртеп күрсәтә, газет хәбәрчесе Башкортстанда булып, башкорт теләнә карата булган хөрмәтне үз күзләре белән күреп кайткан. Ә Казанда хәлләр башкача, хәтта театр артистлары да, татар журналистлары да үз бәйрәмнәрендә русча сөйләгән икән.

“Шулай булгач, татар теле үсәме дигән сорауга, миннән нинди җавап көтәсез? Үстермибез, үтерәбез без аны. Элек мондый бәйрәмнәр ике телдә бара иде. Бүген алай ярамый. Урыслаштык бит, җәмәгать. Инде бүген авыл баласы да урысча сөйләшә, шуның белән горурланабыз”, ди Кутушев. Ул үзенең туган авылы, якыннары өчен борчылып, ата-ана мирасын саклый алмау үкенече барлыгын белдерә.

“Гафу итегез, без булдыралмыйбыз! Инде данлыклы шигаребезне «Булдыралмыйбыз» дип кычкыра башласак та була. Һәм безнең оныкларыбыз да, Тукай да урысча сөйләшкән, татарча белмәгән, дип уйламаса ярый инде?!”, дип йомгаклый язмасын Сәйдулла әфәнде.

Илсөя Бәдретдинованың яңалыгы бар

Милләт тормышы, язмышы турында борчылып язучы “Безнең гәҗит”тә күңелле хәбәрләр дә бар. Шушы көннәрдә билгеле җырчы Илсөя Бәдретдинованың өр-яңа альбомы дөнья күрәчәк. “Дәвамы бар” исемле аудио һәм DVD диск – Илсөя ханымның сигезенче җыентыгы, ди “Безнең гәҗит”.
XS
SM
MD
LG