Accessibility links

Кайнар хәбәр

Израил премьеры Обама тәкъдимен кире кага


Биньямин Нетаньяһу АКШ Конгрессында чыгыш ясый.
Биньямин Нетаньяһу АКШ Конгрессында чыгыш ясый.

Израил фәлестиннәр белән “авыр компромисларга” әзер булса да, мөһим мәсьәләләрдә чигенергә теләми.

Израил фәлестиннәр белән солыхка ирешү өчен “авыр компромисларга” әзер булуын, әмма ике дәүләт чишелеше өчен мөһим мәсьәләләрдә чигенешләргә бармаячагын белдерде.

АКШ Конгрессында Нетаньяһуны басып алкышлыйлар.
Израил премьер-министры Биньямин Нетаньяһуның АКШ Конгрессындагы бу чыгышы кимендә 20 мәртәбә аягүрә алкышларга күмелде.

Конгресстагы мөнәсәбәт Нетаньяһуның 20 майда АКШ президенты Барак Обама белән очрашуындагы киеренкелектән бик нык аерылды. Обама Нетаньяһу белән очрашуга бер көн генә кала Израилнең 1967 елгы чикләренә кире кайтуына нигезләнүче тынычлык планын алга сөргән иде.

Конгресста чыгыш ясарга республиканнар тарафыннан чакырылган Нетаньяһу «Мин бу тарихи солыхка ирешү өчен авыр компромисларга әзермен. Израил җитәкчесе буларак мин үз халкымны тынычлыкка таба алып барырга тиешмен. Бу адымга бару миңа җиңел түгел. Җиңел түгел, чөнки мин чын татулык булганда борынгыдан калган яһүд җирләренең бер өлешен бирергә тиеш булачагыбызны аңлыйм”, - диде.

Аның әйтүнчә, фәлестиннәр Израил карамагында да, Израил ватандашлары булырга да тиеш түгел, ә дәүләт корып ирекле, яшәргә сәләтле, бәйсез халык булырга тиеш.

Нетаньяһу шулай ук булачак Фәлестин дәүләтенең чикләре мәсьәләсендә килешкәндә дә юмарт булырга вәгъдә итте.

Шул ук вакытта ул Израилнең чик мәсьәләсендә билгеле бер кысалардан чигенә алмавын әйтте.

Сүз 1967 елда “Алты көнлек сугыш” барышында яулап алынган җирләр турында бара. Ул чакта Мисыр, Сүрия һәм Үрдүн белән сугышта Израил Көнчыгыш Иерусалимны, Көнбатыш ярны, Газзә Сызыгын, Голан калкулыкларын һәм Синай ярымутравын басып алган иде. Соңрак Синай ярымутравы Мисырга кире кайтарылды.

Нетаньяһу Конгресстагы чыгышында Фәлестин президенты Мәхмүт Габбасны Фатаһ хәрәкәтенең Газзә Сызыгында хакимияттә булган сугышчан Хәмас белән берләшү килешүеннән кире чигенергә чакырды.

Фатаһ хәрәкәте Израил белән сөйләшүләр аша килешүгә ирешергә теләсә, Хәмас Израил дәүләтен юк итәргә чакыра.
Барак Обама (с) Лондонда британ премьеры Дэвид Кэмерон белән уртак матбугат очрашуында.

Чәршәмбе АКШ президенты Барак Обама Лондонда Британия премьер-министры Дэвид Камерон белән уртак матбугат очрашуында көрчеккә терәлгән Якын Көнчыгыш сөйләшүләрен яңарту өчен Израил белән фәлестиннәрне зур чигенешләр ясарга өндәде.

Обама шулай ук фәлестиннәрнең БМО Иминлек Шурасында үз дәүләтләрен таныту эшен башлавы хата булачак диде.

Фәлестин җитәкчесе Мәхмүт Габбас Нетаньяһуның АКШ Конгрессындагы чыгышын хөкем итеп, әгәр дә тынычлык сөйләшүләре сентябрь аена кадәр яңартылмаса, фәлестиннәр БМО-да үз дәүләтләрен таныту эшен башлаячак диде.
XS
SM
MD
LG