Accessibility links

Кайнар хәбәр

Обама Русияне ракета калканы турында уртак фикергә килергә чакыра


АКШ президенты Барак Обама Кушма Штатлар белән Русиянең уртак максаты Европада АКШның ракета калканын урнаштыру мәсьәләсендә уртак карашка килү диде.

Обама моны бүген Довильдә ачылган сигезлек очрашуы читендә Русия президенты Дмитрий Медведев белән очрашудан соң әйтте.

Медведев Русия белән АКШ стратегик һөҗүм кораллары турында яңа килешү имзалаганнан дөньяда стратегик баланс яхшырды диде.

Соңгы арада Русия президенты АКШның Үзәк һәм Көнчыгыш Европада ракета калканы төзү ниятенә карата тәнкыйтьне арттырып бу яңа кораллану ярышына китерергә мөмкин диде.
XS
SM
MD
LG