Accessibility links

Кайнар хәбәр

Русиядә хакимият эшмәкәрләрне талавын дәвам итә


Мәскәүдә 34% салымга каршылык белдерүчеләр, 25 май 2011
Мәскәүдә 34% салымга каршылык белдерүчеләр, 25 май 2011

34% салымны күтәрә алмыйча эшмәкәрләр бизнесларын туктата, эшсезләр саны артканнан-арта.


Русия эшмәкәрләре үзләренең һөнәри бәйрәмнәрен күңел төшенкелегендә каршы алды. Русиянең салым сәясәте үзгәрмәгән очракта иртәгә бизнесларының соңгы сәгате сугар дип шөбһәләнә алар.

Дөрес, аларның күбесе иминиятләштерү җыемы салымын (страховой взнос) 34%ка күтәрүгә каршылык белдереп әлегә урамнарга чыкмады. 23 май көнне “Опора” Русиядәге кече һәм урта эшмәкәрлек оешмасының Казан бүлеге Татарстан хөкүмәте бинасы каршында оештырган пикетка да әллә ни күп кеше җыелмады.

Шулай да, 25 май көнне Мәскәүдә Русия хөкүмәте бинасы каршында үткән протест чарасына 30 төбәктән килгән өч меңләп ризасызлар арасында татарстаннар да бар иде.

Халык күтәрелешләре дә булырга мөмкин

Эшмәкәрләр Русия хөкүмәте салымны 14%ка кадәр төшермәсә, каршылык белдерүләр көчәеп, халык күтәрелешләренә дә әйләнергә мөмкин дигән фикердә. Чөнки салымның күтәрә алмаслык югары булуы бизнеска гына түгел, ә эшсезлекнең дә кискен артуына китерәчәк. Бу процесс башланган инде.

“Сагыну” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыять җитәкчесе Равилә Шәйдуллина Русия хөкүмәтенең салымнарны күтәрүен эшмәкәрлекне бөтенләй юкка чыгару өчен махсус эшләнгән гамәл буларак бәяли.

Равилә Шәйдуллина
“Бу хәл бизнесны үтерү дигән сүз. Беренчедән, безнең башта кризис булды. Кризистан көчкә-көчкә генә чыга алдык. Инде аякка басабыз дигәндә генә корылык килде. Бөтен азык-төлеккә бәяләр артты. Инде менә бу салымнар күтәрелде. Тотрыклы вакытта бөтен кеше кредитлар алган иде. Мин бу хәлләрне үзем дә аңлап бетерә алмыйм.

Протест белдереп мәйданнарга чыгучылар булды. Әмма әлегә бик күп кеше түгел. Минем белүемчә, тиздән бик күп кеше чыгарга җыена. Иң курыкканым шул – халык күтәрелешләренең башы була күрмәсен иде бу. Мин балаларымны ашата алмыйм икән, мин эшсез калганмын икән, кредитларымны түли алмыйм икән (бу очракта үзем турында әйтмим) – кеше нишләргә тиеш соң?”, ди Шәйдуллина.

“Сагыну” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятьнең ресторан, кафелары бар. Шәйдуллина әйтүенчә, салымны 34%ка күтәргәч, ярты ел эчендә генә алар сигез урынны ябарга мәҗбүр булган. Чөнки, әлеге 34% иминиятләштерү җыемы нәтиҗәсендә, хезмәткәргә 10 мең сум хезмәт хакы түләгән өчен, тагын 14 мең сум акчаны алар дәүләткә күчерергә тиеш.

Әлеге хәл гаиләсен туйдырып торган “Сагыну” кафеларында эшләгән 28 кешене эшсез иткән инде. Әгәр Русия хөкүмәтенең әлеге сәясәте дәвам итсә, кече һәм урта бизнестагылар бөтенләй ябылып бетәчәк, ди Шәйдуллина.

Өчтән бер эшмәкәр бизнесын туктаткан

Ул белгән эшмәкәрләрнең инде өчтән бере үз бизнесларын туктаткан. Кайсылары булган биналарын сата башлаган, кайсылары арендага биргән. Эшләрен туктатучылар арасында эре җитештерүчеләр дә бар. Аларның берсе – “Алина салоны” дип аталган ширкәт. Икмәк пешергән, тәм-томнар җитештергән әлеге ширкәт биналарын сатуга куйган инде. Шәйдуллина, “алар миннән күпкә көчле иде”, дип белдерә. Хәтта җитештергән ризыкларын Мәскәүгә кадәр җибәрә торган булган.

Белгечләр әйтүенчә, әлеге 34% салым эшмәкәрләрнең керемнәрен яшерергә мәҗбүр иткән, хезмәткәрләргә акчаны конвертка салып бирүне ике тапкырга арттырган. Эшмәкәрләр исә, бу юл гына бөлүдән коткармаячак, ди.

Аякка баскан эшне ябу, берьяктан, эшсезлеккә китерсә, икенче яктан тәҗрибә туплаган белгечләрне дә юк итә. Билгеле булганча, Казанда яхшы пешерүче табу җиңел түгел.

“Казанда Универсиада җитә. Яхшы пешерүчене бер көндә генә әзерләп булмый. Ул эшеннән китсә, базарга сәүдәгә чыгарга мәҗбүр булачак. Безнең эшебез бик авыр бит, ул кире пешерүче эшенә әйләнеп кайтмаячак. Бу хәл белән без шундый көчле белгечләребезне югалтабыз”, ди Шәйдуллина.

Мәскәү әлегә башын кашый

Русия җитәкчелеге кече һәм урта бизнеска ярдәм турында матур сүзләр сөйләргә ярата. Президент Дмитрий Медведев 1 июньгә кадәр хөкүмәт әлеге салымны төшерү тәкъдимнәре әзерләргә тиеш дигән иде. Төшерелә калган очракта да киләсе ел башыннан гына көчкә керәчәк. Инде беренче июньгә атна чамасы гына вакыт калса да, Русия хөкүмәтеннән ниндидер тәкъдимнәр күренмәде.

Русия финанслар министры Алексей Кудрин салымны яңа елдан 2011 елга кадәр булганча – 26%ка калдырырга җыенуларын әйтте.

Эшмәкәрләр исә, аны да бик күп, бизнесны талау дип белдерә. Алар салымны 14%ка калдырган вакытта гына файдалы һәм үсештәге бизнес алып барырга мөмкин, ди.

Яңача салым көчкә керә калган очракта, аңа тагын ярты ел бар. Шул вакыт эчендә генә дә 43%ны күтәрә алмыйча, тагын бик күп ширкәт ябылачак һәм эшсезлек тә артачак.
XS
SM
MD
LG