Accessibility links

пәнҗешәмбе, 8 декабрь 2016, Казан вакыты 07:11

“Пәрәвез”нең чираттагы кунагы – Татарстан республикасы Мәгарифне үстерү институтының уку-укыту эшләре бүлеге мөдире Низаметдинова Гөлүсә Мәлик кызы. Әңгәмәбез әлеге институт оештырган Mogallim.ru сәхифәсе һәм аның кысаларында узучы башка проектлар турында.


Инде һәр татар интернетчысы беләдер, интернет челтәрендәге иң зур социаль челтәрләренең берсе, татарлар иң күп катнаша торган челтәрләрнең берсе – Facebook челтәрендә көн саен бик күп яңалыклар булып тора. Соңгы яңалыкларның берсе – “Татар дөньясы” төркеме үзенең 2222 кешелек “юбилеен” билгеләп үтте. Бу инде үзенә күрә зур гына нәтиҗә.

Шулай ук интернетта бәйгеләр дәвам итә. Аларның берсе – халыкара “Белем җәүһәрләре” интернет-проектлар бәйгесе. Анда инде 18 эш катнаша.

Быел “Татнет йолдызлары” бәйгесе бераз соңрак башланачак. Бәйге якынча 1 июньдә башланыр дип көтелә. Хәзерге вакытта аның нигезләмәсенә үзгәрешләр кертелә һәм инде “Татнет йолдызлары” үзе дә яхшы якка үзгәрер дип көтеп калабыз.

Русиякүләм яңалыкларга килгән чагында, хәзерге вакытта интеллектуаль милекне саклауда Русиянең үзенең махсус бүлеге төзеләчәк һәм әле яңа гына төзелгән бу бүлек интернет челтәрендәге интеллектуаль милек һәм авторлык хокукларына да күзәтчелек итәр дип көтелә.

Интернет челтәрендә күп кенә газет-журналларның сайтлары эшләп килә. Һәм шундый күңелле куанычлы яңалык – кайбер татар журналлары һәм газеталарына да якын арада интернет челтәренә кереп кенә язылырга мөмкин булыр дип көтелә.

Интернет челтәрендә булачак якын арадагы вакыйгаларның берсе – Бөтендөнья татар конгрессы каршында татар телендә эшләп киләчәк дөньякүләм портал эшли башлау көтелә һәм шуңа хәзерге вакытта нигез салына.

Бу портал кысаларында, гомумән, конгрессның эшчәнлеге турында, бөтен дөньядагы татарлар турында мәгълүмат алырга һәм инде порталга теркәлеп, татар телен өйрәнергә мөмкинлек булачак.

Татар телен өйрәнү мөмкинлеген инде күп кенә оешмалар, күп кенә кешеләр, күп кенә татар җанатарлары булдыра башлады. Кайбер оешмалар бу өлкәдә нәтиҗәле эшләр дә алып бара.

Безнең бүгенге кунагыбыз – Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институтының уку-укыту эшләре бүлеге мөдире Низаметдинова Гөлүсә Мәлик кызы.

Без барыбыз да беләбез, интернет челтәрендә Mogallim.ru сайты эшләп килә. Бу инде Мәгарифне үстерү институтының сайты дип аңлыйбыз. Әлеге сайтның кайчан, нинди максатларда барлыкка килүе һәм менә ни өчен шулай Мөгаллим.ру дигән исем кушылуы кызыксындыра. Бу өлкәдә кемнәр-кемнәр эш алып баруы турында да әйтеп үтсәгез иде.

Гөлүсә Низаметдинова. Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институтының шушы mogallim.ru сайты 2007 елның сентябрь аеннан эшли башлады. Бу сайтны оештыручы, тормышка ашыручы ул – Шәйхелисламов Рәис Фалих улы, безнең институтыбызның ректоры. Сайтка “Мөгаллим” дип исем бирелде. Мөгаллим – ул укытучы дигән сүз. Ул безнең Татарстанда һәм шулай ук чит төбәкләрдә яшәүче, эшләүче барлык укытучыларыбызга да зур ярдәмче сайт булып тора.

Раил Гатауллин. Сезнең институт укытучыларга яңабаштан белем бирү, белемнәрен күтәрү, стажировка һәм башка шундый максатларны күз алдында тота, дип аңлыйм. Һәм бик күп дистанцион курслар оештырылган.

Гөлүсә Низаметдинова. Безнең институтның һәм сайтның төп максаты – ул әле укытучыларның белемен күтәрү генә түгел, ә төрле яктан мәгълүмат бирү дә. Монда юрист киңәшләре дә бар, психолог киңәшләре дә. Укытучыларга төрле бәйгеләрдә катнашу өчен аларның нигезләмәләре дә бар.

Монда киңәшләр, методик ярдәмлекләр бирелеп барыла. Һәм шулай ук безнең сайтка Татарстан укытучыларының һәм чит өлкәләрдәге укытучыларның да эш тәҗрибәләре урнаштырыла. Башка укытучылар кереп, аларны өйрәнә, үз тәҗрибәләре белән уртаклаша ала.

Раил Гатауллин. Мин өстән генә курслар белән танышып киттем, әлеге сайт кысаларында татар телендә укытучылар өчен курслар хәзерге вакытта ни дәрәҗәдә эшләп килә һәм күпме татар теле укытучысы яисә татар телендә белем бирүче укытучылар шушы курсларны үтә алды?

Гөлүсә Низаметдинова. Бүгенге көндә безнең институт сайтында татар теленнән генә түгел, гомумән, башка фәннәрдән дә курслар бар. Ә татар теленә килгәндә, бүгенге вакытта ачык дистантларыбыздан чит илләр өчен бер дистантыбыз әзер. Һәм үзләре теләгән укытучылар өчен аерым 108 сәгатьлек дистант бар.

Укытучылар безгә үзләренең белемнәрен күтәрергә килер алдыннан бер атна дистанцион курс уза. Монда инде безнең якынча 10 курс бирелә. Шуларны үтеп һәм шундагы биремнәрне эшләп, укытучылар безгә теоретик яктан инде белемле булып килә.

Раил Гатауллин. Бүгенге тапшыруга сезне чакыру юкка гына түгел, әлеге сайт кысаларында һәркем өчен ачык булган яңа курс ачылып китте. Ул “Мин татар телен өйрәнәм” дип атала.

Үзенә күрә гади генә булса да, бу курсның методик яктан мөмкинлекләре булдырылган, Flash-технология нигезендә, бераз булса да, аудиокурс рәвешенә китерелгән. Сайтка кереп, татар телен интернет челтәрендә өйрәнү өчен әлеге курсның мөмкинлекләре белән кулланучыларыбызны таныштырып үтсәгез иде.

Гөлүсә Низаметдинова. Безнең бу “Мин татар телен өйрәнәм” дигән курс 2009 елда Максимов Николай Валентин улы, Юсипова Алсу Минһаҗ кызы тарафыннан төзелгән иде. Ул аудиоязмада бара.

Бу курс республикабызда, чит төбәкләрдә, чит илләрдә яшәүче милләттәшләребез һәм башка милләт халыкларына татар телен өйрәтү максатыннан төзелде. Бүгенге көндә безнең менә бу курска Испаниянең Барселона шәһәреннән язылучылар бар. Андагы татар җәмгыятенең җитәкчесе – Лилия Хәбибуллина.

Шулай ук Германиядән Искәндәр Шәйбаков дигән кеше язылды, без аның белән дә бик тыгыз элемтәдә торабыз. Ул – автомәктәптә укытучы. Һәм инде Германиядә Венера Вәгыйзова җитәкчелегендә татарлар җәмгыяте бар, аннан 1-2 кеше язылды.

Һәм тагын Америкадан Лилия Кәримова бар. Ул шунда университетта эшли һәм үзенең студентлары белән безгә кереп, татар телен өйрәнүне оештырырга исәп тота.

Бу курс бит әле безнең яңа гына оешып килә, шуңа күрә, әлегә 3-4 кеше генә язылган булса да, бу безнең өчен куанычлы.

Раил Гатауллин. Mogallim.ru сайтында моннан кала тагын нинди ресурслар оештыру планда?

Гөлүсә Низаметдинова. Әйе, mogallim.ru сайтына карата планнарыбыз бар. Ул планнарыбызны шушы елның сентябрь айларында тәкъдим итәрбез дип торабыз. Безнең хәзерге көндә республикабызда “Татарча да яхшы бел” исеме астында укыту-методика комплекты белән эшләп килүче укытучыларыбыз һәм теләк белдергән укытучылар да шактый. Үзебезнең mogallim.ru сайты кысаларында без “Татарча да яхшы бел” исеме астында яңадан бер сайт кертеп җибәрергә уйлыйбыз.

Раил Гатауллин. Без сезгә әлеге курсларның кулланучылары, аны тыңлаучылар, өйрәнүчеләр артуын телибез. Бөтендөнья татар конгрессы каршында төзелә торган портал кысаларында катнашып, әлеге ресурс тагын да үсәр, ныгыр һәм тиешле дәрәҗәдә татар телен өйрәнә торган шундый проектка әйләнеп китәр дип өметләнеп калабыз.

Гөлүсә Низаметдинова. Әйе, шулай булсын иде шул.

Раил Гатауллин. Безнең тагын бер теләгебез бар. Mogallim.ru сайты интерфейсы әлегә бер телдә – рус телендә генә. Мин генә түгел, гомумән, татар халкы шушы сайтның татар телендә дә эшләп китүен көтеп каладыр.

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG