Accessibility links

шимбә, 3 декабрь 2016, Казан вакыты 12:37

Надир Дәүләт: Милләт Мәҗлесе (26)


Төрле сәяси оешмаларга кергән татар-башкорт сәясмәннәре.

Төрле сәяси оешмаларга кергән татар-башкорт сәясмәннәре.

Бөтенрусия мөселманнары корылтае (1)
1-11 (14-25) май 1917, Мәскәү

1917 елның февраль инкыйлабыннан соң, Вакытлы Хөкүмәт һәртөрле сәяси җыелышлар үткәрүгә рөхсәт бирә. Шуннан файдаланып Дәүләт Думасындагы мөселман фракциясе ике ай вакыт эчендә гадәттән тыш корылтай үткәрү өчен кирәк булган әзерлек эшләрен тәмамлый. Җыенга Русиянең һәр төбәгеннән, халыкның һәр катламыннан 450 чамасы вәкил чакырыла. Ләкин халык теләгеннән чыгып, бу сан ике тапкырга арттырыла һәм шулай итеп корылтайны ачу мәҗлесендә 980 вәкил катнаша. Алар арасында, заманына күрә хатын-кызлар шактый күп - җәмгысе 112 делегат була. Бу аларның яңа сәяси дәвергә яхшы ук оешкан төстә керүләренә бер дәлил булып тора.

Корылтай гаять зур рухи күтәренкелек шартларында азәрбайҗан бае Шәмси Әсәдуллаев тарафыннан мөселманнарга бүләк ителгән ташпулатта Русия мөселманнары вакытлы мәркәз бюросы җитәкчесе осетин Әхмәт Салихов рәислегендә башланып китә. Коръән укылганнан соң, беренче булып Муса Җаруллаһ Бигиев чыгыш ясый. Президиумга 12 кеше: Ибраһим Әхтәмов, Гаяз Исхаков, Әхмәт Салихов, Хәлил Дусмөхәммәдов, Галимәрдан Тупчыбашев, Фатих Кәримов, Абдуллаһ Хоҗаев, Сәлимә Якубова, Хәсәнгата Габәши, Ильяс Алкин, Җафәр Сәйдахмәдовлар сайлана.

14-17 апрельдә Уфа шәһәрендә Б.Әхтәмов рәислегендә I Уфа губернасы мөселман корылтае, 23-24 апрельдә исә Казанда шуңа охшаш җыен, шул ук айның 24-27ләрендә Казанда мөселман төрки хатын-кызлары катнашында I Казан губернасы корылтае уздырыла. Петербур Мөселман бюросы да корылтай өчен 27 милли оешмадан алынган 109 маддәлек тәкъдимнәр һәм теләкләр җыелмасы әзерли. Тәкъдимнәрнең күбесе дин әһелләренең хокукый һәм матди хәлләре һәм башка эшләре белән бәйле була.

Корылтайны котлап төрле урыннардан телеграммалар, махсус вәкиллекләр килә. Вакытлы Хөкүмәт исеменнән чит телләр бүлеге рәисе Котляревский нотык сөйли. Ул анда дини мәсьәләләргә тәфсилле рәвештә туктала, Русиянең бөтенлеген яклап чыга, хөкүмәт барлык милләтләр өчен үги ана түгел, ә бәлки үз атасы булырга тиеш дип, русларның башка халыкларга ниндидер аерым хокуклар бирүенә яки аларның Русиядән бүленеп чыгуларына риза булмаячакларын әйтә. Шуннан Латвия, Литва, Польша милли оешмаларыннан килгән кунаклар кыска чыгышлар ясый. Алардан соң "Казан хатын-кызлары корылтае" исеменнән Заһидә Бурнашева чыгып сөйли. Бу чыгышлар беткәч, корылтай вәкилләре Вакытлы Хөкүмәткә, Петроград Эшче, солдат һәм крестьян вәкилләре Советына, Бохара һәм Хива ханлыкларына, майда эшен башлаган Төнъяк Кавказ мөселманнары корылтаена, Омскида утырышлары дәвам иткән казаклар җыенына, Төркестан һәм Кырым Мөселман мәркәз комитетларына телеграммалар җибәрү хакында карар кабул итәләр.

Галимәрдан Тупчыбашев
Тупчыбашы үз чыгышында 10-20 апрельдә Бакуда Кавказ мөселманнарының I гомуми корылтае булганны, анда (17 апрель көнне) сөнни һәм шигый шәйхелисламнарның кочаклашып, электән килгән дошманлыкны онытып, үзләрен берләшү тарафдарлары итеп күрсәтүләрен, гомумән, бердәмлекнең зарурияте турында сөйли. Аннан соң чираты белән Дагыстан мөселман гаскәрләре вәкиле полковник Хаҗи Турат, төрки халыкларның тел мәсьәләсендә берләшә башлауларын билгеләп үткән Фатих Кәрими, Мөселман гаскәрләре мәркәз Шурасы (Советы) исеменнән Токумбәтов чыгыш ясыйлар. Ул мөселман гаскәрләре съездының тәмамлануы, Вакытлы үзәк мөселман Советы сайлануы, бу оешманың 1,5 миллион чамасы мөселман сугышчыларының вәкиле булуын белдерә.

Русия мөселман мөгаллимнәре корылтае исеменнән Әхмәтҗан Мостафин чыгыш ясый. Гайсә Еникеев Вакытлы Хөкүмәтнең авыр хәлдә калганын әйтеп, кичекмәстән Петроградка китәргә мәҗбүр булуын белдерә. Шәкертләр исеменнән чыгыш ясаган Мостафа Тюменев байларның мәнфәгатьләрен якламау ягында торуын белгертә. Аңа эшчеләр вәкиле Мөхәммәт Хаҗиев кушыла һәм халыкны социализмга таба барырга өнди. Крестьян делегаты Сәмигулла Салихов җирнең халыкка тапшырылуын таләп итеп чыгыш ясый. Кырым мөселманнары делегаты Җафәр Сәйдәхмәдов үз нотыгында корылтайда катнашканнарны берләшергә чакыра. Казакълар корылтае тарафыннан делегат итеп җибәрелгән Урузбай Аксакал (Тургай өлкәсе) чыгышын төгәлләгәннән соң Төркестан мөселманнары корылтае рәисе Абдулла Хоҗаев мәдәният үсеше ягыннан өстен булган төрки кардәшләргә төркестанлыларга ярдәмгә чакырып мөрәҗәгать итә.

Чыгышлар тәмамлангач, Президиум Вакытлы бюро тарафыннан әзерләнгән түбәндәге көн тәртибе программасын тәкъдим итә:
  1. Русиянең (киләчәктәге) идарә рәвеше;
  2. Мәдәни һәм җирле мохтарият; а) дини һәм милли эшләрне башкару өчен вакытлы оешма, киләчәктә даими оешма (төзү) нигезләре; б) мәдәни һәм уку-укыту эшләре; мәдәниятне һәм мәгарифне халык арасында тарату юллары (ысуллары); е) мәхкәмә (суд) эшләре; д) җирле идарәләр.
  3. Сугышка мөнәсәбәт;
  4. Учредительное Собрание;
  5. Хатын-кызлар мәсьәләсе;
  6. Эшчеләр мәсьәләсе;
  7. Җир мәсьәләсе;
  8. Чик буе (Кавказ, Төркестан, Казагыстан) мәсьәләләре; үткәндәге колонизация сәясәте һ.б.;
  9. Хәрби оешма мәсьәләсе;
  10. Сәяси оешма мәсьәләсе;
  11. Учредительное Собраниегә сайлау алды тактикасы;
  12. Сугыштан зыян күрүчеләргә ярдәм итү формалары;
  13. Бөтенрусия мөселманнарының бөек милли Советын (Шурасын) сайлау.
Бу программа делегатлар тарафыннан кабул ителгәннән соң аның аерым маддәләрен тикшереп эшли башлау өчен түбәндәге комиссияләр төзелә:

  1. Русиянең киләчәктәге идарә рәвеше комиссиясе;
  2. Эшчеләр комиссиясе;
  3. Җир-су комиссиясе;
  4. Хатын-кызлар комиссиясе;
  5. Учредительное Собраниегә сайлауларга әзерлек алып бару комиссиясе;
  6. Сугыш һәм хәрби оешма комиссиясе;
  7. Дини һәм ватандашлык эшләр комиссиясе;
  8. Мәгариф комиссиясе;
  9. Җирле идарәләр комиссиясе.

(дәвамы бар)
XS
SM
MD
LG