Accessibility links

Кайнар хәбәр

Надир Дәүләт: Милләт Мәҗлесе (27)


Төрле сәяси оешмаларга кергән татар-башкорт сәясмәннәре
Төрле сәяси оешмаларга кергән татар-башкорт сәясмәннәре
Бөтенрусия мөселманнары корылтае (2)
1-11 (14-25) май 1917, Мәскәү

Бөтенрусия мөселманнары корылтае икенче көнне үз эшен дәвам итеп, казакъ вәкилләре Зәйнеддин Таҗеддинов һәм Рәфиков, 1916 елгы баш күтәрүдән соң, патша режимы эзәрлекләвеннән котылу өчен, Кытайга (Көнчыгыш Төркестанга) качып, инкыйлабтан соң кире кайта башлаган казакъ-кыргызлар рус мөһәҗирләре һәм солдатлары тарафыннан җәбер-золымга дучар булды, дип бәян итәләр.

Шулай ук, Алма-Ата мөселман иттифагы җәмгыятенең аларга 10 мең сум күләмендә акчалата ярдәм итүе, ләкин аның җитәрлек булмавы хакында сөйлиләр. Корылтай кабул иткән карар нигезендә бу күренеш турында Вакытлы хөкүмәткә, Петроград эшче һәм солдат вәкилләре Советына, Ташкент Башкарма комитетына, Алма-Ата Губерна башкарма комитетына, Җидесу (Семиречье) губернасы комитетына һәм Төркестан крае комитетларына мондый эчтәлекле телеграмма җибәрелә:

"Бөтенрусия мөселманнары корылтае" Җидесу (Семиречье) губернасы кыргызлары хакында борчулы хәбәрләр алды. Элекке идарә заманында күчерү бүлекләреннән качып өлешчә тау араларына киткән, өлешчә Кытайга сыенган кыргызлар ач-ялангач һәм авыру килеш өйләренә кайта башладылар. Рус хөкүмәте тарафыннан коралландырылган (рус) мөһәҗир крестьяннар, узган елдагы тәртипсезлекләрнең үчен алу өчен, кайтучы кыргызларга урнашырга ирек бирмиләр, аларга ярдәм итүгә комачаулыйлар. Кичекмәстән, бу төбәкләргә рус хәрби комиссарларын җибәрү, азык-төлек һәм кием-салым юллауга ярдәм итү кирәк.”

3 майда корылтайның өченче җыелышы үткәрелә. Анда Русиянең киләчәк сәяси идарә рәвеше турында фикер алышу була. Берәүләр үзәкләштерелгән идарәчелек системасын якласа, башкалар федератив дәүләт төзү ягында була. Мәсәлән, Әхмәд Салихов мөселманнарның гына түгел, хәтта украинарның да Русиядән аерылып чыгуларына ышанмавын белдерә.

1897 ел халык санын алу нәтиҗәләренә караганда, ди ул, мөселманнар Русия халкының бары 10,83 процентын тәшкил итә. Шулай итеп, 20 миллион мөселман бөтен Русиягә сибелеп яши. Бары чиктәш төбәкләрдә генә мөстәкыйль ханлык фәлән төзү мөмкинлеге бар. Әхмәд Салихов фикеренчә, милли-мәдәни мохтарият (автономия) төзү хокукына ия булу күпкә мөһимрәк. Федератив система исә мөселманнарны бүләчәк, федерация проекты гамәлгә куелган очракта, мөселманнар берлеге урынына казанлы, казак, кырымлы, башкорт, таҗик, азәрбайҗан булу хисләре басып китәчәк, мөселманнар кабилә-кабилә булып бер-берсеннән аерылачак, ди ул.

Зәки Вәлиди
Кыскасы, Әхмәд Салихов исәбенә караганда, русия кырыс үзәк идарәсе булмаган парламентар халык республикасы булырга һәм мөселманнарның милли-мәдәни мохтарияте дәүләт конституциясе белән гарантияләнергә тиеш була.

Зәки Вәлиди, үз чиратында: "Көнчыгыш, урта, көньяк төркиләрне аерым федерацияләр ысулы белән берләштерергә, аларның тарих, гореф-гадәтләре һәм халык санын, нинди губерналарда күпчелек тәшкил итүләрен исәпкә алырга кирәк. Көнчыгыш төркиләреннән урянхайлар, казакъ далалары һәм Төркестан губерналары федерация төзи алырлар. Чөнки бу төркиләр яшәгән вилаятьләрдә алар күпчелек тәшкил итәләр (64-96 процент). Эчке Русиядә азчылыкта калганнар милли федерация төзи алмаслар. Алар федерация төзегән кардәшләренә кушылырга тиеш" дип, үз карашын белдерә.

Русиянең киләчәктәге идарә рәвеше хакында фикер алышулар, кайвакыт кызу бәхәскә әйләнә, нәтиҗәдә, яклар үз карашларында кала. Моның сәбәпләре итеп төрки кавемнәре арасындагы мәдәни аермаларны, мәнфәгать төрлелеген, төрки ыру-кабиләләрендә бердәмлек идеясенең ныклап тамыр җәймәгән булуын, мәсьәләгә күбрәк милли түгел, ә бәлки дини күзлектән карауны күрсәтергә кирәк.

Һади Атласи
7 май утырышында идарә рәвеше мәсьәләсе турында чыгыш ясаган делегатлардан 18енең федерация яклы, 14енең исә үзәк идарә тарафында булуы ачыклана. Ул көнне җыелышны алып барган Һади Атласи президиумга әлеге тема буенча 200гә якын язма чыгыш килүен, шулардан 15е русча, калганнарының төрле төрки диалектларында язылуын һәм бу фактның русия мөселманнарының берләшүе турында сөйләвен белдерә. Язмаларның 150ндә милли-мәдәни мохтарият, 34ендә федерация, 16сында абсолют мәркәз идарәсе системасы яклана, ди ул.

Мәсьәлә тавышка куела. М.Ә.Рәсүлзадә тәкъдим иткән федераль системаны 446 кеше яклый, 271е каршы чыга. Салиховның тәкъдимен - ягъни мәдәни мохтарият һәм үзәктән идарә режимны - 291 делегат яклый, 422се каршы "мәмләкәтнең идарәсе рәвеше" турында түбәндәге карар кабул ителә:
  1. Мөселман милләтләренең мәнфәгатьләрен тормышка ашыру өчен иң кулай режим - милли иттифак һәм туфрак (территориаль) мохтариятенә нигезләнгән, билгеле җирләре булмаган милләтләргә милли-мәдәни мохтарият тәэмин итүче халык җөмһүрияте.
  2. Русиядә яшәгән мөселман милләтләрнең бөтен дини һәм мәдәни эшләрен тиешенчә алып бару һәм мөселманнарның бердәм хәрәкәт итүләрен тәэмин итү өчен, алар белән бәйле кануннарны чыгару хокукына ия Гомумрусия мөселманнарының үзәк оешмасы төзелә.
Бу оешманың рәвеше, әгъзалары һәм ул башкарачак эшләр мөселман губерналары вәкилләренең беренче Оештыру Мәҗлесендә (корылтайда) билгеләнәчәк.

Бу кабул ителгән формула ике карашны да канәгатьләндергән сыман булса да, көтелгәнчә колачлы булмый. Туфраклы мохтариятнең ничек итеп гамәлгә ашырылуы, чикләрне билгеләү мәсьәләнең ни рәвешле хәл ителәчәге документның кыйммәтен киметә. Карарның икенче маддәсендә дә үзәк оешманы төзү хосусый теләк һәм киңәш рәвешендә генә бирелә.

Гомумән, корылтайда кабул ителгән карарларның мәҗбүрият көче булмый. Һәм бу фактор алга таба үзен бик сиздерәчәге, Русия төркиләренең төрле караштагы аерым төбәкләренең мөстәкыйль юллардан баруына сәбәпче була.

(дәвамы бар)
XS
SM
MD
LG