Accessibility links

Кайнар хәбәр

Башкортстанда корал шартлауларга бәйле җинаять эше ачылды


Башкортстанның Иглин районында корал саклагычта булган шартлаулар сәбәпле бер хәрбигә “корал белән эш итү кагыйдәләрен бозу” матдәсе нигезендә җинаять эше ачылды.

Тикшерүчеләр әйтүенчә, хәрби хезмәттәге Сергей Деняев сугыш-кирәк яракларын урнаштырганда иминлек кагыйдәләрен бозган һәм нәтиҗәдә шартлаулар башланган.

Иглин районы Урман авылы янындагы корал саклагычта янгын сүндерелде. Барлыгы 9 кеше яраланган, 46 гаилә йортсыз калган.
XS
SM
MD
LG