Accessibility links

Надир Дәүләт: Милләт Мәҗлесе (28)


Төрле сәяси оешмаларга кергән татар-башкорт сәясмәннәре
Төрле сәяси оешмаларга кергән татар-башкорт сәясмәннәре
Бөтенрусия мөселманнары корылтае (3)
1-11 (14-25) май 1917, Мәскәү

4 майдагы утырышта Русия мөселманнарының "сугышка карата мөнәсәбәте" тикшерелә. Бу темага чыгыш ясаган Гомәр Терегулов патша хөкүмәте алып барган мөселманнарны руслаштыру сәясәтенең уңышка ирешә алмавын билгеләп узып, шул ук вакытта мөселманнарда һаман да әле мәктәп алды тәрбиясенең булмавы "ысуле җәдид" мәктәп-мәдрәсәләренең мөгаллимнәр җәһәтеннән дә, уку әсбаплары ягыннан да, программалары ягыннан да кимчелекле булуын сөйли.

Ул болай ди: "Без төркиләр бу хосуста башка мәдәни милләтләрдән иң артта калган милләтбез. Әдәбиятыбыз гыйльми ысуллар белән эшкәртелмәгән хәлдә булып, матур әдәбиятыбыз да тиешле дәрәҗәгә җитә алмый. Газет-журналларыбызның эчтәлеге һәм тышкы күренеше бик фәкыйрь. Телебез әдәби яктан да, грамматик җәһәттән дә эшләнмәгән... Тарихыбыз да шулай, һичбер рәвешле эшләнмәгән. Без төркиләр буларак үткәннәребезне белми торып, киләчәгебез хакында уйлый алырбызмы?"

Шулай итеп Гомәр Терегулов бик мөһим җитешсезлеккә игътибарны юнәлтә. Киртәләрне бары тик милли рух һәм милли хәрәкәт ярдәмендә генә алып ташлау мөмкин, ди ул. Гомәр Терегулов мәгариф эшенең төркиләр контроле астында булырга, төркиләрне берләштерү һәм уртак әдәби төрки тел булдыру өчен бөтен төрки диалектлары мәктәптә укытылырга тиеш дигән тәкъдим белән чыга.

Корылтайның 8 майда узган утырышында мәгариф мәсьәләсе кабат тикшерелә, бу эштәге кыенлыклар турында фикер алышулар була. Гомәр Терегулов, Гаяз Исхакый, Хәсәнгата Габәши, Кәшшаф Тәрҗемани, Закир Кадыйри, Әфәндезадә кебек затлар бу тема буенча чыгыш ясыйлар. Фикер алышу нәтиҗәсендә 24 маддәдән торган карар кабул ителә.

7 майда шулай ук "мөселманнарның сугышка мөнәсәбәте" карала. Төп докладчы Әхмәд Салихов була. Ул империалистик илләрнең мөселман илләренә карата булган ниятләре һәм өметләрен фаш итә. Гәрчә Вакытлы Хөкүмәт 1917 елның 27 мартында ясаган белдерүендә Русиянең һичкемне кол итәргә теләмәгәнен әйтсә дә, эчке эшләр министры Милюков Manchester Guardian газетасына биргән интервьюсында Русиянең Босфор һәм Дарданелл бугазларын кулга төшерергә һәм Австро-Венгрия империясендәге славяннарга азатлык бирергә нияте барлыгын белдергән, ди Салихов. Ул моны Русия хөкүмәтенең икейөзлелеге дип бәяли, мөселманнар Русия тарафыннан "азатлык өчен сугыш" исеме астында йөртелгән, асылда башка илләрне талау сәясәтенә каршы чыгалар дип белдерә. Салихов Русия мөселманнарының Азия һәм Африка халыклары кебек үк үз язмышларын үзләре билгеләргә тиешлеген ассызыклап үтә һәм бу җөмләсе белән мөһим темага кагыла.

Ләкин корылтай аңа артык әһәмият бирми. Әхмәд Салихов тәкъдимнәре түбәндәгечә кабул ителә:
  1. Мөселманнар, гомумән алганда, Европа империализмының корбаны булу сәбәпле, (без) мөселманнар империализм сәясәтенә каршы чыгабыз.
  2. Европа, Азия һәм Африкада һәр милләтнең үзе теләгәнчә яшәүләре хакындагы тарихи белдерүгә кушылабыз.
  3. Европа, Азия һәм Африкада һәр милләтнең үзе теләгәнчә яшәүне тәэмин итәчәк аннексиясез һәм контрибуциясез солых таләп итәбез.
  4. Вакытлы Хөкүмәт 27 мартта игълан иткән манифестын элекке идарәнең империализм сәясәтеннән ваз кичүнең беренче адымы итеп кабул итәбез.
  5. Бу юнәлештә ясалган икенче адым Русия белән аның беректәшләре арасында төзелгән килешүләрне (хәрби сере булмаганнарны) халыкка белдерү һәм ул килешүләрдә Европада, Азиядә һәм Африкада аннексияләр белән бәйле маддәләрне юкка чыгару рәвешендә ясалачак.
  6. Русиянең дошманнарына каршы булуыбызны игълан итеп, моның өчен бөтен көчебезне сарыф итәргә һәм барлыгыбызны корбан итәргә әзербез.
6 майдагы утырыш вакытында дини мәсьәләләр турында ике доклад тыңлана. Аларны Сәедгәрәй Алкин (дин һәм мәдәни мохтарият) һәм Кәшшаф Тәрҗемани (дини оешмалар) укыйлар. Алкин үз чыгышында Оренбур рухани Идарәсенең мөселманнарның уй-фикерләре һәм рухи халәте турында тиешле оешмаларга мәгълүмат бирүче, полициянең бер бүлегеннән башка нәрсә түгеллеген әйтә. Аның сүзенчә, патша тираниясе заманнарында мөселманнар Эчке эшләр министрлыгы күзәтүе астында булган. Аларның мәгариф, дин, матбугат эшләрен, хокукый вәзгыятьләрен һәм икътисади тормышларын бу министрлык контроле астында тоткан.

(дәвамы бар)
XS
SM
MD
LG