Борынгыдан килгән урыслаштыру сәясәте бүгенге көндә дә дәвам итә. Татар мәктәпләрен ябалар, ана телендә сөйләшүче татарлар көннән-көн азая. Минемчә, беренче чиратта монда татарлар үзләре гаепле.
Әлбәттә, хөкүмәт җәмгыятьнең ассимилләшү процессына зур хезмәт керткән һәм кертә. Ләкин ул күпме генә тырышмасын, халык үзе ул басымга бирелмәсә, беркем дә аның телен, мәдәниятен бетерә алмый. Әгәр бабаларыбыз кан түгеп халкыбызны сакларга тырышсалар, нигә соң хәзерге яшьләр бер каршылыксыз телләреннән баш тартырга әзер?
Моңа сәбәпләр күп. Минемчә, беренче чиратта бу татарларның үз халкына, үз-үзенә хөрмәте бетү белән бәйле. Татарлар үз тарихларын белмәгәнгә, урыс тарихы китапларында язылган әкиятләргә ышаналар. Ә анда татарлар турында фәкать мәдәнияте артта калган, кан коючы халык дип язалар. Әлбәттә, чын тарихны белмәгәч, милләткә, телгә ихтирам каян килсен?
Шулай ук татар теленең абруын үстерү эшендә укытучыларның роле зур. Әгәр татар теле һәм әдәбияты укытучысы үз фәненә кызыксындыру тудыра алса, аның укучыларының киләчәктә татар телендә аралашуына өмет бар. Моны мин үз тәҗрибәмнән беләм.
Өченчедән, татарларга бердәмлек җитми. Әгәр дә татарлар бер-берсен яклап, бәйләнештә торсалар, тел югалу афәте алай куркыныч булмас иде.
Бу исемлекне тагы да дәвам итеп була, ләкин ни файда? Әгәр инде күптән билгеле булган шушы сәбәпләрне күздә тотып, нәтиҗә ясап берни эшләнмәсә, эзләнүләрне дәвам итү мәгънәсез.
Һава Шәйдуллина
Казанның Галимҗан Ибраһимов исемендәге 17нче гимназиядә 11 сыйныф укучысы