Accessibility links

сишәмбе, 6 декабрь 2016, Казан вакыты 22:50

“Башкортстан татарлары” иҗтимагый берлеге дә “Гомумрусия халык фронты”на керергә булды. Бу хакта 26 майда узган берлектәге утырышта карар ителде.


25 май көнне “Башкортстан татарлары” берлегенә керүче 15 татар оешмасы җитәкчеләре бу мәсьәләне беренче тапкыр тикшергән иде инде. Ул көнне Владимир Путин тәкъдим иткән "Халык фронты"на керү-кермәү тирәсендә кызу бәхәсләр булып алды. Кемнәрдер бу гамәлне хупласа, башка берәүләр “Путин татарлар өчен бер файда да эшләмәде, шуңа күрә аңа теләктәшлек белдерү кирәкмәс”, дип кырт кисте. Шулай фикер аерымлыклары белән таралышты да алар ул көнне.

Рамил Бигнов
“Башкортстан татарлары” берлеге рәисе Рамил Бигнов исә фикер тупларга, ныклы бер карарга килергә кирәк дип вакыт бирде. Бу вакыт озакка бирелмәгән булып чыкты. Ни өчен дигәндә “Халык фронты”ның Башкортстан бүлеге төзелеп бетеп килә икән инде. Шуңа күрә татар оешмаларының да анда керергә соңламавы кирәк булган.

26 май көнне “Башкортстан татарлары” берлегенә керүче оешма җитәкчеләре шура утырышына җыелып, әлеге мәсьәләне тавышка куйды. Нәтиҗәдә күпчелек тавыш белән “Халык фронты”на керергә кирәк дип карар ителде. Берлек рәисе Рамил Бигнов фикеренчә, Башкортстан татарлары илдә барган сәяси хәлләрдән читтә калырга тиеш түгел.

“Һәр гамәлдән татарлар да үзләренә файда чыгарырга тырышырга тиеш. Безгә үз мәнфәгатьләребезне ил һәм республика җитәкчелегенә җиткерү өчен мөнбәр һәм мәйдан кирәк”, ди Рамил Бигнов. Аның фикеренчә, Гомумрусия халык фронтына керү республика татарлары өчен файдага була ала. Русия Дәүләт Думасына сайлаулар якынайганда бу аеруча мөһим. Әгәр инде Халык фронты дигән сәяси проект өметләрне акламый һәм татарларга файда бирми икән, аннан чыгып китү беркайчан да соң түгел”, ди Рамил Бигнов.

Шул ук вакытта Халык фронтына керүгә кискен каршы булучылар үз фикерләрендә калуларын белдерде. “Мирас” татар иҗтимагый оешмасы рәисе Әлфир Сакаев сүзләренчә, Башкортстан татарлары хакимиятләр оештырган теге яки бу курчак оешмаларга керергә тиеш түгел.

Әлфир Сакаев
“Ил хакимиятләре татарлар өчен берни файда эшләгәне юк. Республиканың элекке түрәләре дә татарны изде генә. Әлеге яңа президент та, бер елга якын инде республика татарлары белән күзгә-күз очрашып сөйләшмәде. Шул ук вакытта башкорт оешмалары вәкилләрен берничә тапкыр кабул итте. Әгәр хакимиятләр татарга йөз белән борылса, алар башлаган “уеннарга” катнашырга мөмкин, борылмый икән, безнең юллар бер юнәлештә түгел”, ди Әлфир Сакаев.

Башкортстан Татар конгрессының Кушнаренко районы бүлеге җитәкчеләренең берсе Илфир Гәрәев тә Владимир Путин тәкъдим иткән фронтка керүгә каршы булуын әйтте. Шулай да ахыр чиктә күпчелек тавыш белән “Башкортстан татарлары” берлеге үзенең "Халык фронты"на кушылуын белдерде.

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG