Accessibility links

Кайнар хәбәр

Динар: “Башыгызны югалтмагыз!”


Динар татар дискәтүкләрен үзенчә алып бара, аның һәр нәрсәгә үз карашы бар
Динар татар дискәтүкләрен үзенчә алып бара, аның һәр нәрсәгә үз карашы бар

“Курай” радиосының популяр яшь ди-джее, дискәтүкләр алып баручы, яшь актер Динар Хөснетдинов барлык җиңүләрен әнисенә багышлый.


Динар Хөснетдинов – Яр Чаллы егете. 1990 елның 18 маенда туа. Кечкенә чакта туганнар җыелганда кулга төрле чыбыклар тотып, аны микрофон дип күзаллап, төрле чыгышлар ясый торган булган ул.

Радиода эшләгән егет буларак Динар "Азатлык" студиясендә үзен иркен тотты
Якыннары Динарны артист булыр бу дигәннәр, башта ул сүзләргә игътибар итми. Ләкин еллар үтә-үтә туганнарының теләкләре чынга аша баруын сизә. Бүген ул – популяр яшь радио ди-джей һәм татар театрының киләчәге, яңа буын театр әһеле.

Казан театр училищесын тәмамлый. Тиздән Әлмәт театрына эшкә китәчәк. Укырга кергәндә үк шундый шарт куелган була. Динарны дуслары, танышлары бик якын итә. Очрашып, хәл-әхвәлләрен белешеп торалар.

Читтән караганда ди-джей егетнең тормышы ал да гөл кебек. Ләкин үзе белдергәнчә, тормыш булгач төрле хәлләр була. Аңа 13 яшь булганда, әнисе авырып якты дөньядан китә. Бертуган абыйсы Динарга әти дә, әни дә була. Һәрхәлдә әтисе исән-сау икән, башка гаилә белән гомер итә.

Бик авыр вакытларда ул төрле фестивальләрдә катнаша. Күп җиңүләрен әнисенә багышлый. Чөнки улының ул үзе кебек иҗади кеше булуын теләгән була.
"Курай" радиосы баш мөхәррире Марат Туктамышев һәм ди-джей Динар

Шуңа да Динар, ничек кенә булмасын, тормышымны сәнгать белән бәйләргә тиешмен дип, үзенә сүз бирә. Бүген дә әнисен искә алып, аны сөендереп яшәргә тырыша, укый, эшли, рольләр уйный.

Яшь булса да, тормышның әчесен-төчесен күргән егет яшьтәшләренә, “Башыгызны югалтмагыз дусларым!” дип киңәш бирде.
XS
SM
MD
LG