Accessibility links

чәршәмбе, 7 декабрь 2016, Казан вакыты 15:40

Младич Һааг мәхкәмәсе алдына баса


Ратко Младичның 1993 ел маенда төшкән һәм хәзерге фотосы

Ратко Младичның 1993 ел маенда төшкән һәм хәзерге фотосы

Белград мәхкәмәсе кичә кулга алынган серб генералы Радко Младичны Һаагтагы сугыш җинаятьләре мәхкәмәсенә тапшыру турында карар кабул итте.

Аның адвокаты һәм туганнарының Младичның сәламәтлеге начар дигән дәлилләрне Белград мәхкәмәсе хөкемнән котылу өчен җитәрлек дип тапмады.

Белградтагы мәхкәмәнең сүзчесе Мая Ковачевич мәхкәмә бинасы янында: «Медицина тикшерүе генерал Младичның сәламәтлеге мәхкәмә алдына баса алырлык хәлдә булуны күрсәтә. Хроник авырулары булса да, Младич мәхкәмә утырышларында катнаша ала, дигән карар кабул ителде», диде.

Бүген Сербия газетларының кайберләре «Үле кеше кулга алынган» дигән баш мәкалә белән басылган иде. Чөнки, Младичны хаким янына алып бару видеосы бөтен дөньяга күрсәтелде. Ул анда хәлсез һәм аксап барган кебек күренде. Җирле мәгълүмат чыганаклары йөрәк өянәге кичергән булырга тиеш, дип тә әйтте.

69 яшьлек Младичны мәхкәмә алдына бастырмас өчен аны яклаучы адвокатлар сәламәтлеге нык какшауны да сәбәп итәргә тырышты, мөгаен. Чәршәмбегә билгеләнгән тыңлаулар кичектерелде. Младичның адвокаты Милош Салжич, аның хәле бик начар иде, дип белдергән иде.

Һаагтагы Халыкара мәхкәмә сүзчесе исә мәхкәмәнең сәламәтлеге какшаган һәр төр гаепләнүче белән дә эш алып барыр дәрәҗәдә икәнлеген әйтә.

Халыкара җәмәгатьчелек кулга алуны хуплый

Халыкара җәмәгатьчелек күп еллар буе Младичны кулга алуны таләп итеп килде. Младичның кулга алынуы Сербиянең Европа Берлегенә намзәт булуына соңгы киртәне дә ачарга мөмкин. Брюссель Младич иректә булганда әгъзалык сөйләшүләрен башламаячагын әйтеп килгән иде.

Сараевада яшәүчеләр Младич турында язылганнар белән таныша
АКШ президенты Барак Обама Младичны гадел хөкемгә тапшыруда куйган тырышлыклары өчен Сербия президенты Борис Тадичны хуплады.

Швеция тышкы эшләр министры Карл Билд Сербиянең Европа Берлегенә юлы «моңа кадәр булганга караганда яктырак» дип белдерде.

Европа Берлегенең тышкы сәясәт башлыгы Кэтрин Эштон Белградка сәфәре вакытында Младичны кулга алуны «халыкара гадел хөкем өчен зур әһәмияткә ия һәм дөреслекнең өскә чыгуы» буларак хуплады.

Босниянең тышкы эшләр министры Свен Алкалай Младичны тоткарлау сугыш яраларын төзәтер һәм Балкандагы килешүгә уңай тәэсир итәр, дип белдерде.

Иң вәхши үтерешләр җитәкчесе

БМОның Һаагдагы Халыкара җинаятьләр мәхкәмәсе Босния сербларының элекке гаскәр башлыгы Младичны 1990 еллардагы Балкан сугышы, шул исәптән дүрт елга якын Сараево чолганышы чорында сугыш җинаятьләре һәм геноцид кылуда гаепләде. Сараево чолганышы чорында 12 меңләп кеше үлде.

1995 елның июлендә Сребреница шәһәрендә этник чистартулар барышында берничә көн эчендә генә 8 меңләп мөселман ир һәм малай үтерелде.

Сребреница үтереше Европада Икенче дөнья сугышы чорында наци гамәлләреннән соң иң вәхши үтереш буларак танылды.

Күп серблар өчен Младич әле дә милли каһарман

Сербия хакимияте Младичның качып ятуы турында белгән дип шикләнүләр арта бара.

Күп серблар өчен Младич әле дә милли каһарман. Ул кулга алынган хәбәрне ишеткән берничә дистә милләтче протест белдереп Белград үзәгенә җыелган иде.

Сербиянең төп беректәше булган Русия мәхкәмәне Младич эшен гадел тикшерергә чакырды.

Мәскәү Көнбатышны елларча Босния сербларына берьяклы карашта булуда гаепләде һәм 1999 елда НАТО көчләренең Милошевич хакимиятендәге Сербияне утка тотуга кискен каршы булды.

XS
SM
MD
LG