Accessibility links

Кайнар хәбәр

Казан-Уфа дипломатиясе яңа үрләр яулый


Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов һәм Башкортстан президенты Рөстәм Хәмитов 2010 елның декабрендә Уфада хезмәттәшлек килешүенә кул куйганнан соң.
Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов һәм Башкортстан президенты Рөстәм Хәмитов 2010 елның декабрендә Уфада хезмәттәшлек килешүенә кул куйганнан соң.

Узган декабрьдә Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов рәсми визит белән Уфаны сәфәр кылган иде. Хәзер инде июнь ахырында Татарстанга Башкортстан президенты Рөстәм Хәмитов килергә хәзерләнә. Уфада кул куелган килешүгә нигезләнеп, ике башкалада республикаларның вәкиллекләре дә ачылачак.


2009 елгы мәгълүматларга караганда, Татарстан белән Башкортстан арасындагы сәүдә әйләнеше 15 миллиард сумнан артып киткән. Бу күрсәткеч исә, Татарстан белән сәүдә итүче төбәкләр арасында 3нче урынны алып тора. Башкортстанны күрше Татарстандагы шиннар, йөк машиналары, полипропилен, юу матдәләре, кош ите, тимер торбалар кызыксындыра.

Татарстан президенты узган елның декабрендә Уфага ясаган сәфәрендә, бу күрсәткечне бер ярым тапкырга арттыруны тәкъдим иткән иде. Әлеге очрашуда ике яклы хезмәттәшлек килешүенә дә кул куелган, һәр ике республикада вәкиллекләр ачу турында да килешенгән иде.

Башкортстанда Татарстан вәкиле Альберт Мәгъсүтов

Вәкиллек дигәннән Башкортстанда Татарстанның вәкиллеге ачылып килә. Дөресрәге Татарстан вәкиле билгеләнгән. Ул – 47 яшьлек Альберт Мәгъсүтов. Ә вәкиллекнең офис-бинасы шушы көннәрдә эшли башлаячак.

Татарстан вәкиле Альберт Мәгъсүтов сүзләренчә, Уфадагы вәкиллекне ачу хәзерлекләре ике елга якын барган.

Вәкиллекнең беренче чираттагы максаты, ике республика арасындагы икътисади мөнәсәбәтләрне көйләү, Башкортстандагы Татарстан бизнесы мөмкинлекләрен арттыру, дип белдерә Татарстан вәкиле.

Әйтик, газ, нефть, нефть химиясе тармаклары күргәзмәләре оештырылган. Шулай ук ЕлАЗ компаниясенең дилерлык үзәген ачуда эшчәнлек алып барыла икән.

Татарстанда Башкортстан вәкиле кем булыр?

Башкортстанның Татарстандагы вәкиллеген ачу кыска вакыт эчендә булыр, дип өметләнә Мәгъсүтов. Моңа декабрьдә кул куелган хезмәттәшлек килешүе зур йогынты ясар, ди ул.

Алик Локманов
Ә ике республика арасындагы мәдәният тармагындагы хезмәттәшлекләр соңгы арада нинди хәлдә соң?

Декабрьдәге хезмәттәшлек килешүеннән соң, бу тармакта да элемтәләр ныгый, ди Бөтендөнья татар конгрессының Башкортстандагы вәкиле һәм Башкортстан татарларының мәдәният һәм сәнгать комиссиясе рәисе Алик Локманов.

“Килешү зур мөмкинлекләр ача”

"Башкортстанда ике президент кул куйган килешүдән соң, ике республика арасындагы хезмәттәшлек җанланып китте. Бу килешүдән бик тә файдаланырга кирәк. Чөнки ул ике республика арасындагы төрле яссылыктагы багланышларны башлап җибәрергә һәм дәвам итәргә зур мөмкинлекләр ача.

Яшерен-батырын түгел, электән төрле каршылыклар бар иде. Миңа калса хәзер ике республика бу каршылыклар темасында үзара аңлашучанлык тапты. Алга таба да элемтәләр матур итеп дәвам итсен иде. Бу хәл ике республика халкы өчен дә файдалы булачак", ди Алик Локманов.

Башкортстанның Казандагы вәкилчелегенең кайчан ачылачагы һәм аның вәкиленең кем булачагы турында әлегә төгәл мәгълүмат бирелми. Рәсми булмаган мәгълүматларга караганда, Татарстандагы Башкортстан вәкиллеге Башкортстан президенты Рөстәм Хәмитовның Казан сәфәреннән соң ачылыр.
XS
SM
MD
LG