Accessibility links

Кайнар хәбәр

Көнчыгыш Европа АКШның игътибары читкә юнәлүгә борчыла


Варшауда 20 Үзәк һәм Көнчыгыш Европа илләре җитәкчеләренең саммиты
Варшауда 20 Үзәк һәм Көнчыгыш Европа илләре җитәкчеләренең саммиты

Үзәк һәм Көнчыгыш Европа җитәкчеләре АКШның игътибары акрынлап үзләреннән читкә юнәлә дигән фикердә.

Көнчыгыш Европа Вашингтон Якын Көнчыгышка игътибарын арттырганда АКШның мөһим төбәкләр исемлегендә үзенең арткарак тәгәрәвенә борчыла. Шулай ук төбәктә күпләр АКШ президенты Барак Обама идарәсенең Мәскәү белән мөнәсәбәтләрне сүндереп кабызу сәясәте үзләре хисабына алып барыла дигән фикердә.

Варшауда урнашкан Кушма Штатларның Германия Маршал фонды җитәкчеләренең берсе Михал Барановски Көнчыгыш Европа Кушма Штатлардан үзенә игътибарның кимемәвен раслауны көтә диде.

“Бу ачык күренә - Үзәк һәм Кынчыгыш Европаны да һәм гомумән Европаны да борчыган нәрсә шул – Кушма Штатлар стратегик мөнәсәбәтләрен Якын Көнчыгышка таба бора. Европада АКШ чишәсе кайнар низаглар юк. Әмма АКШ хәрбиләренә, АКШ сәяси капиталына бәйле киңрәк стратегик йөкләмәләр бар. Төбәкне шулар аеруча борчый”, - ди Барановски.

2009 елда президент Обаманың Европада ракета калканы төзүне кичектерүе Үзәк һәм Көнчыгыш Европаның күп кенә җитәкчеләренең ачуын чыгарды. Ракета калканы Элек-электән Европада хакимлеккә омтылган Русиядән иминлекне тәэмин итәр дип көтелгән иде.

Элекке президент Джордж Буш идарәсе ракета калканын Польша белән Чехиядә урнаштыру планын әзерләгән булса, Обама бу планны кире кагып киләчәктә башка план әзерләнәчәген һәм аның башкарак урыннарда урнаштырылачагын белдерде.

Далиа Грыбаускайте

Литва президенты Далиа Грыбаускайте Варшау саммитында ракета калканы мәсьәләсен күтәрәчәген белдерде.

“Без былтыр Лиссабонда килешенгән НАТО ракета калканының урнаштырылуын телибез. Ул НАТОның барлык әгъзаларын да сакларга тиеш”, - диде Грыбаускайте.

Вашингтонда урнашкан Атлантик шура вице-президенты Францес Бурвель Кушма Штатлар белән Үзәк һәм Көнчыгыш Европа илләре арасында мөнәсәбәтләрнең катлаулануы соңгыларының озак вакыт башлангычны Вашингтоннан көтеп торуы белән бәйле ди.

Францес Бурвель
Әмма соңгы ике елда Вашингтон бу төбәктәге илләрнең АКШ партнерлары буларак үзләре уйлап эш итүен өстенрәк күрә башлады ди Бурвель. Без инде бу төбәктәге илләрнең демократияләре өчен борчылмыйбыз һәм хәзер инде үзебез халыкара мәсьәләләрдә сезнең ярдәмегезне көтәбез һәм ул ярдәм сезнең мәнфәгатьләргә дә җавап бирер иде ди ул.

Күзәтүчеләр Варшау саммитында барлык бу мәсьәләләр дә табын яныда бер утырып сөйләшкәндә генә чишелә алмаса да, АКШ белән Үзәк һәм Көнчыгыш Европа җитәкчеләренең әлеге очрашуы файдалы булачак дигән фикердә.
XS
SM
MD
LG