Accessibility links

якшәмбе, 4 декабрь 2016, Казан вакыты 21:39

Салым инспекциясе мәгълүматларына күрә, шәһәрдә 1173 миллионер һәм бер миллиардер бар. 2009 елга караганда миллионерлар 365 кешегә арткан.


Узган ел Чаллыда 1 миллионнан алып 10 миллион сумга кадәр акча эшләүчеләр саны 1067 кешегә җиткән иде. 2009 елда андыйлар 726 булган. 10 миллион сумнан 100 миллион сумга кадәр табыш алучылар 92 булса, 100 миллионнан 500 миллионга кадәр акча эшләүче кешеләр саны – 14.

Хәзер Чаллыда 2010 елда 10 млрд. сумга кадәр акча эшләгән кеше булуы да мәгълүм. Шәһәрдә миллионерлар саны артуы, миллиардер барлыкка килүе куанычлы, мактанырлык күренешме?

“Азатлык” хәбәрчесе махсус сорашу уздырмаса да, берничә фикер белеште. Исемен әйтергә теләмәгән урта яшьләрдәге бер кеше:

“Елга меңләгән еллар буена үз ярлары буенча гына, кирегә борылмыйча, уңга-сулга артык кермичә, ага да ага. Капитализм кануны да шундый. Бер байлыкны эләктереп алгач, туплана да туплана, ягъни, арта бара” дип, Чаллы миллионерлары артуына фәлсәфи мөнәсәбәтен белдерде.

Галимҗан Зарипов шәһәрдәге СПИД үзәген җитәкли. Озак еллар төрле дәрәҗәдә депутат булып торды. Чаллыда миллионерлар саны арта бара дигән хәбәрләргә аның үз карашы бар.

“Кызганыч, Чаллы миллионерлары арту шәһәр халкы тормышы яхшыруын күрсәтми. Шушы 1 ел эчендә бюджетта эшләүчеләрнең хакы 2 мең сумга артты дисәләр, күбрәк сөенер идем.

Бүген шәфкать туташларының уртача хезмәт хакы – 7 мең, табибларның – 10 мең сум. Кызганыч күренеш. Шуңа Чаллыда табиблар белән тәэмин ителеш хәзер 54% кына. Табиблар, шәфкать туташларыбыз китә.

Шундый ук хәл укытучылар, китапханәчеләр, тәрбиячеләр белән. Инфляцияне исәпкә алып, ел саен шушы халыкның хезмәт хакын 1 мең сумга арттырсак, мактаныр идем. Бу миллионерларны, миллиардерны югарыдан караганда мактанырлыгы бардыр. Халык белән чагыштырганда мактанырлык берни юк.

Танышларым арасында елына түгел, аена 1 миллион эшләгәннәре бар. Алар арасында үз тырышлыклары белән моңа ирешүчеләр дә бар. Андыйлар булырга тиеш. Монысы мактанырлык. Ләкин Чаллы халкының 70%ы аена 10 мең сумнан ким хезмәт хакы алып эшли икән, мактанырлык урын юк” дип, Галимҗан әфәнде Чаллы халкының хезмәт хакы артмавына борчылуын белдерде.

Хәбәрне әзерләү барышында миллионер дип фаразланган бер ширкәт җитәкчесенә мөрәҗәгать итсәк тә, ул бу хәлгә аңлатма бирүне кирәк тапмады.

Бүгенге вазгыять Русия эшмәкәрләре өчен кулай түгел, дигән фикерләр ишетелеп тора. Шуңа да карамастан, күрәбез: Чаллыда миллионерлар саны арту ягына бара. Икътисадый кризис дигән нәрсә дә комачау итмәгән. 2011 ел башыннан Чаллыда 1267 шәхси эшмәкәр теркәлү узган. Шәхси эшмәкәрлектән китүчеләр саны – 1557.

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG