Accessibility links

Кайнар хәбәр

Мәскәүдә гей парад тарафдары һәм каршы чыгучылар тоткарланды


Мәскәүдә берничә дистә гей парад тарафдары һәм аңа каршы чыгучылар тоткарланган.

Шимбә көнне җенси азчылыклар вәкилләре Александр бакчасында һәм шәһәр хөкүмәте бинасы янында рөхсәт ителмәгән ике җыен үткәрергә тырышып карады.

Аларны анда радикал яшьләр төркемнәре каршы алды. Бәрелеш чыгып вакыйгага полиция хезмәткәрләре дә кушылды.

Җенси азчылыклар вәкилләре гей парад үткәрүгә рөхсәт сорап хакимияткә мөрәҗәгат итсә дә аларның мөрәҗәгате кире кагылды.

2010 елда Европа кеше хокуклары мәхкәмәсе алдагы елларда Мәскәүдә гей парадларны тыюны канунсыз дип бәяләүче карар чыгарган иде.
XS
SM
MD
LG