Accessibility links

Кайнар хәбәр

Испания куркынычлы бактерияләр табылып ике яшелчә фермасының ябылуын кире кага


Испания хакимияте куркынычлы бактерияле кыярлар үстерүче ике яшелчә фермасының вакытлыча ябылуы турындагы хәбәрне кире кага.

Германия хакимияте бактерияле испан кыярларыннан илдә инде җиде кешенең үлүен, йөзләрчә кешенең авыруын белдерә.

Германия табиблары Испания кыярларыннан тапкан E.coli бактерияләре кешене үтерергә мөмкин, исән калучыларның исә бөерләре гомерлек авыру була ала.

Европа комиссиясе вәкилләре җомга көнне Испаниянең Алмерия һәм Малага шәһәрләрендә ике яшелчә фермасының ябылуын белдергән иде.

Әмма Андалусиянең сәламәтлек саклау бүлеге бары бер кыярда гына бактерияләр табылуын һәм фермаларның гадәттәгечә эшләвен белдерә.
XS
SM
MD
LG