Accessibility links

Кайнар хәбәр

Мөбәрәк һәм Мисырның ике элекке министры 90 миллион доллар штрафка тартыла


Каһирә мәхкәмәсе Мисырның элекке президенты Хөсни Мөбәрәкне һәм ике элекке министрны гыйнвардагы протест чаралары вакытында элемтәне өзгән өчен штраф җәзасына тартырга дип карар чыгарды.

Мәхкәмә интернетны һәм кесә телефоннары элемтәсен сүндерү сәбәпле ил икътисадына бик зур зыян килгән дип таныды.

Мөбәрәк һәм ике элекке министр дәүләт казнасына барлыгы 90 миллион доллар түләргә тиеш булачак.

Мөбәрәк тыныч демонстрациячеләрне үтертүдә, вәкаләтләре кысаларыннан чыгуда һәм коррупциядә дә гаепләнә. Хәзер ул хастаханәдә ята.
XS
SM
MD
LG