Accessibility links

Кайнар хәбәр

Рөстәм Хәмитов шартлаулардан соң Урман авылын кичекмәстән төзәтергә кушты


Шимбә көнне Башкортстан президенты Рөстәм Хәмитов Иглин районында корал саклагычтагы янгын һәм шартлаулардан зур зыян күргән Урман авылында булды һәм авылга кичекмәстән төзекләндерү төркемнәре китерергә кушты.

Урман авылына да, шартлаулар вакытында эвакуацияләнгән башка авылларга да халык кире кайтты.

Урман авылында шартламый калган булырга мөмкин шартлагычларны эзләү эше тәмамланып килә дип хәбәр ителә.
XS
SM
MD
LG