Accessibility links

Кайнар хәбәр

НАТО Триполига өч бомба ташлады


НАТО хәрби очкычлары Либия башкаласы Триполида Либия җитәкчесе Мөәммәр Каддафи утырмасы урнашкан районны бомбалады.

Исемен әйтергә теләмәгән НАТО вәкиле белдерүенчә, бүген иртән анда өч бомба ташланган.

Хәбәрләргә караганда ул бомбалар Каддафи утырмасыннан ерак булмаган хәрби казармаларда шартлаган.

Җомга көнне Франциядә үткән Сигезлек очрашуында Каддафины хакимияттән китәргә өндәүче Көнбатышка Русия дә кушылды һәм бу эштә арадашлык тәкъдиме белән чыкты.

Русия президенты Дмитрий Медведев моннан ары Каддафиның хакимияткә вәкаләте юк диде.
XS
SM
MD
LG