Accessibility links

Кайнар хәбәр

Мәхкәмә Ратко Младичка кызы кабере янына баруны рөхсәт итте


Сербиядә сугыш җинаятьләре мәхкәмәсе Босния сербларының элекке гаскәр башлыгы Ратко Младичка үз кызының кабере янына баруны рөхсәт итте. Әмма иминлек көчләре иминлек хакына моңа юл куймас кебек.

Бүген бу турыда мәхкәмә вәкилләре белдерде.

Младичның кызы 1994 елда үз-үзен үтерде һәм Белград янында җирләнде.

Белградта Младичны каһарман санаучы үтә милләтче Серб Радикал фиркасенең һәм башка экстремистик төркемнәрнең йөзләрчә тарафдары аны кулга алуна ризасызлык җыены үткәрде.

Младич атнакич Сербиядә кулга алынды. Элекке Югославиядәге сугыш җинаятьләрен хөкем итүче халыкара Һааг мәхкәмәсе 69 яшьлек Младичны 1990 еллар урталарындагы Босния сугышы чорында сугыш җинаятьләре һәм геноцид кылуда гаепли.
XS
SM
MD
LG