Accessibility links

шимбә, 10 декабрь 2016, Казан вакыты 12:01

Карзаи тыныч халыкның үлеме сәбәпле АКШка "соңгы кисәтү" ясый


Әфган президенты Хәмит Карзаи АКШ хәрбиләреннән тыныч халыкның үлеменә китерүче хәрби чаралардан тыелуны таләп итә.

Әфган президенты идарәсе белдерүендә бу Карзаиның Вашингтонга соңгы кисәтүе диелә.

Шимбә көнне көньяктагы Һелманд виләятендә АКШ хәрбиләре җитәкчелегендәге чарада ун баланың, ике хатын-кыз һәм ике ир-атның һәлак булуы турындагы хәбәргә җавап буларак Карзаи мондый хәлләр Әфганстан балаларын һәм хатын-кызларын үтерә диде.

Шимбә көнге хәрби чара Һелманд виләятенең Наузад районында үтте.

НАТО вәкиле майор Тим Джеймс вакыйга урынында тикшерү эшләре бара диде.

XS
SM
MD
LG