Accessibility links

Кайнар хәбәр

АКШның зур саклану сәнәгате ширкәтенә интернет һөҗүме булды


Рәсмиләр әйтүенчә, Кушма Штатларның Lockheed Martin ширкәте мәгълумат системы челтәренә интернет аша көчле һөҗүм булган.

Дөньяда иң зур саклану сәнәгате ширкәтләренең берсе булган Lockheed Martin, һөҗүм көчле булса да, мәглумат системына зыян килмәвен, мөштәриләр, програмнар, хезмәткәрләр турында бернинди мәгълуматның да читкә китмәвен белдерә.

АКШ саклану министрлыгы хәзер Lockheed Martin ширкәте белән бу һөҗүмне тикшерү эшләре алып бара.

Һөҗүмнең кайдан алып барылганлыгы турында мәгълумат әлегә юк.

Lockheed Martin F-16, F-22 һәм F-35 һөҗүм очкычларын һәм дөнья базарында сатылучы башка кыйбатлы коралларны җитештерә.
XS
SM
MD
LG