Accessibility links

Кайнар хәбәр

Урман авылын янгын һәм шартлаулардан соң төзекләндерүгә биш миллион сум бирелә


Корал саклагычтагы янгын
Корал саклагычтагы янгын
Башкортстан һәм Иглин районы бюджетларыннан корал саклагычтагы янгын һәм шартлаулар сәбәпле зыян күргән Урман авылы кешеләренә 5 миллион сумнан артык ярдәм биреләчәк.

Урман авылында зыян күргән йортларны төзекләндерү эшләре башланды.

26 кешелек махсус комиссия зыян күргән йортларны карап ни кадәр зыян килгәнлеген бәяли. Алар хисабы нигезендә төзәтү эшләренә акча биреләчәк.

Әлеге каза сәбәпле яраланган яки сәләмәтлекләре начараеп киткән 15 кеше әле дә хастаханәдә кала.

Янгын сәбәпле йортсыз калган 116 кеше тулай торакларга урнаштырылган. Йортлары янган кешеләрнең кайберләре туганнарында яши.

Йортсыз калганнар өчен 16 фатирлы бер йорт һәм 13 аерым йорт төзеләчәк.
XS
SM
MD
LG