Accessibility links

Кайнар хәбәр

Мәскәүдә Абхазия президенты белән хушлашалар


Бүген Мәскәүдә якшәмбе көнне вафат булган Абхазия президенты Сергей Багапш белән хушлашалар. Матәм чарасы Русия кораллы көчләренең мәдәният үзәгендә үтә.

Багапш 2 июньдә туган авылы Джгердада җирләнәчәк. 30 май кичендә җәсәде Сухумга җибәрелә. Сишәмбе, чәршәмбе һәм пәнҗешәмбе Абхазиядә матәм көне.

Вакытыннан элек булачак президент сайлауга кадәр вице-президент Александр Анкваб президент вазифаларын үтәячәк.

62 яшьлек Сергей Багапш үпкәсенә операциядән соң вафат булды.
XS
SM
MD
LG