Accessibility links

Кайнар хәбәр

Ходорковский вакытыннан элек шартлы иреккә ирешергә җыена


Ходорковский үзенең адвокаты белән
Ходорковский үзенең адвокаты белән
ЮКОСның элекке башлыгы Михаил Ходорковский вакытыннан элек шартлы рәвештә иреккә чыгарга тырышачак.

Бу хәбәрне аның адвокаты Вадим Клювгант раслады. Клювгант, үзенең яклаучысы гаепне танымаган очракта да, вакытыннан элек шартлы рәвештә иреккә чыгаруларын сорарга хокукы бар, дип әйтә.

Элгәре журналистларның язып җибәргән сорауларына җавап биреп, Ходорковский бу үтенечне бирергә җыенуын әйткән иде. Кичә НТВ телеканалындагы тапшыруларның берсендә Ходорковскийның җавабы телгә алынды.

ЮКОСның элекке башлыклары Михаил Ходорковский һәм Платон Лебедев нефть урлауда һәм керемне юуда гаепләнеп төрмәдә утыра. Алар 2016 елда иреккә чыгарга тиеш. Икесе дә гаепләрен танымый.
XS
SM
MD
LG