Accessibility links

Кайнар хәбәр

“Сөйкемле Шүрәле” бөтен Русиядән балалар җыйды


Кырлайдагы чарадан күренеш
Кырлайдагы чарадан күренеш

Габдулла Тукайның туган ягы Кырлайда Бөтенрусия күләмендә үткәрелгән “Сөйкемле Шүрәле” бәйгесенә йомгак ясалды. Бирегә Татарстаннан һәм чит төбәкләрдән балалар җыелган иде.


Габдулла Тукайның 125 еллыгына багышланган “Сөйкемле Шүрәле” бәйгесе 2010 елның 20 ноябрендә игълан ителгән иде. Ул Русия күләмендә, 1-11 сыйныф укучылары арасында үткәрелде.

Русиянең 11 төбәгеннән һәм Татарстанның 39 районыннан барлыгы 1500 эш тәкъдим ителгән. Бәйге өч турда узды. Соңгы турга исә Русиянең 5 төбәгеннән: Краснодар, Әстерхан, Оренбур, Свердлау, Чиләбедән һәм Татарстанның 22 районыннан тәкъдим ителгән эшләр үтте.

"Хәзинә" галереясендә тәкъдим ителгән эш. Түбән Камадан Сәлиев Эмиль
Бәйгедә татарлар гына түгел, башка милләт балалары да катнашты. Бу бик сөенечле хәл, ди Татарстан республикасының мәдәният министрлыгы вәкиле Кадрия Идрисова:

“Соңгы турга татар милләтеннән булган балаларыбыздан – 60, башка милләттән булганнардан 22се узды, бу да бик зур сөенеч, чөнки Тукаебызны, милләтебезнең даһи улының әсәрләрен бөтен милләтләр дә укый.”

Бәйге 14 номинациядә үткәрелде. Алар арасында халык уенчыгы, декоратив уенчык, катнаш техника, агачны сәнгатьчә эшкәртү, сәнгатьле чигү, бәйләү номинацияләре бар иде. Бу бәйгенең максаты да беренчедән, Тукайны таныту булса, икенчедән, балаларны кул эшләренә өйрәтү, ди Кадрия Идрисова:

Азнакай районыннан 2 нче урынга лаек булган эш
“Бәйгенең максаты – беренчедән, Тукайны укырга өйрәтү, аны таныту, әсәрләре белән таныштыру, чөнки бала әйберне әсәрне укымыйча эшли алмый.

Икенчедән, балаларны һөнәрле итү. Безнең балалар һөнәрле булырга тиеш, бу бит рәсем ясау гына түгел, ә 14 номинациядә, ягъни 14 төр сәнгати-гамәли эш дигән сүз. Балалар эшчәнлеге өчен, балаларны кечкенәдән һөнәрле итеп үстерү өчен бу бәйгенең әһәмияте бик зур”.

Балаларның иң уңышлы, дип табылган кул эшләре Казандагы “Хәзинә” сәнгать галереясендә тәкъдим ителгән иде. Бүләкләү тантанасы исә Тукайның туган ягы Кырлайда үткәрелде.

Биредә бәйгенең авторы, "Тукайның иҗади мирасын саклау һәм үстерү фонды" президенты, журналист Риман Гыйлемханов, Татарстан Республикасының мәдәният министрлыгы вәкиле Кадрия Идрисова, Бөтендөнья татар конгрессы башкарма комитеты рәисе урынбасары Нурия Гәрәева, шагыйрь Ркаил Зәйдулла, Арча районы башкарма комитеты башлыгы урынбасары Надия Мифтахетдинова, танылган артистлар, җиңүчеләр, укытучылар катнашты.

Ркаил Зәйдулла
Ркаил Зәйдулла Шүрәле халыкның милли героена гына түгел, дөнья куләмендәге әкият героена әверелде, ди.

“Тукай безгә Шүрәле дигән сөйкемле һәм гаять мәгънәле образны, персонажны тудырып калдырган. Халык авыз иҗаты каһарманы, әкият герое. Әкият геройлары күп, әмма Шүрәле кебек Оренбур чикләрен үтеп, халык күңеленә кергән бик аз.

Тукайның сәләте аркасында шундый дәрәҗәгә җиткән Шүрәлебез. Ул халык күңеленнән сикереп чыгып, дөнья күләмендәге геройга әйләнде”.

Бәйгедә өченче һәм икенче урыннарны яулаган укучыларга кәрәзле телефоннар, беренче урынга исә фотоаппаратлар бүләк ителде.

Кадрия Идрисова Апуш сынын тапшыра
Гран-прины исә Чиләбе өлкәсенең ике укучысы яулады. Ул – Коркино шәһәренең “Художественная керамика” берләшмәсе укучылары Андреев Алексанр белән Рязанов Павел. Аларга бүләккә фотоаппаратлар һәм махсус бүләк – бәләкәй Апуш сыны тапшырылды.

Балалар исә юлларын Казанның “Хәзинә” галереясеннән башлап, Тукайның туган ягы Кушлавычта, Кырлайда, Арчада кунак булып кайтты.
XS
SM
MD
LG