Accessibility links

Кайнар хәбәр

Кытайдагы монголлар протест белдерә


Кытайдагы Эчке Монголия вилаятендә яшәүче монголлар хакимиятләрнең һәм этник кытайларның аларны түбәнсетеп каравына протест белдерә.

10 май көнне монгол көтүчеләре көтүлекләр аша үтәргә тырышкан йөк машиналарының юлына каршы чыккач, күмер төягән машинадагы кытай йөртүчесе бер көтүчене таптатып үтергән иде.

15 май көнне әлеге көтүче үлеме өчен протест белдереп чыкканнар арасыннан кытайлар тагын бер монголны үтерде.

Кытай хакимиятләре “гадел тикшерү үткәрергә” вәгъдә итә. Әмма монголлар аларның сүзләренә ышанмый, яңадан-яңа каршылык чаралары оештыра.

Эчке Монголиядә 20 миллион кеше яши. Шуның 4 миллионы монголлар. Әлеге төбәк Кытай базарын ташкүмер белән тәэмин итүче төп урын булып тора. Монгол көтүчеләре ташкүмер табу урыннарын киңәйтеп көтүлекләрне юк итүгә каршы.
XS
SM
MD
LG