Accessibility links

шимбә, 3 декабрь 2016, Казан вакыты 07:46

Канлы бәрелешләр урынына гадел сайлаулар


"Намзәтләр икәү генә - аларның берсе дә күңелгә ятмый..."

"Намзәтләр икәү генә - аларның берсе дә күңелгә ятмый..."

Бер төркем хокук яклаучылар һәм сәнгать әһелләре Русиядә гадел сайлауларга чакырды. Хатка кул куючыларның күбесе намзәт булырга җыенмый.

Русиянең бүгенгесе һәм киләчәге өчен борчылучылар, хакимиятләргә үз таләпләрен белдерергә курыккан халыкның ачуы канлы бәрелешләргә китерергә мөмкин, дип саный.

“Гадел сайлауларга” чакырып язылган хатка кул куючылар арасында танылган кино һәм театр йолдызлары Лия Ахеджакова, Олег Басилашвили, язучы Владимир Войнович, Ходорковскийның адвокаты Юрий Шмидт режиссерлар Юрий Норштейн һәм Элдар Рязанов, галимнәр һәм икътисадчылар бар.

Хатта Русиядә сәяси көндәшлекнең юклыгы, мәхкәмәләрнең хокукларны бозуы һәм демократик сайлауларның булмавы турында язылган.

Русия хакимиятләренең яңа партияләрне теркәүне тыю карары конституциягә туры килми, дип хат авторлары аны гамәлдән чыгаруны таләп итә. Шулай ук алар барлык сәяси көчләргә дә Русиядә алдагы елларда булачак сайлауларда көч сынашырга ирек бирергә чакыра. Мондый мөмкинлекләр тудырылмаса, хат авторлары илдә социаль ризасызлыкның көчәюе һәм канлы бәрелешләр чыгу ихтималы бар, дип кисәтә.

"Индем" вакыфы башлыгы Георгий Сатаров
Хат авторларының берсе булган “Индем” сәяси тикшеренүләр фонды башлыгы Георгий Сатаров, сәяси күптөрлелек булмаган илдә сәламәт җәмгыять була алмый, дип саный.

“Хакимият ул әле дәүләт түгел. Безнең илдә сәяси көндәшлекнең булмавы дәүләтнең тирән мәгънәдә халыкка хезмәт итү функцияләрен югалтуына китерде, бу инде йомшак кына әйткәндә зур проблема”, диде Сатаров.

Хатны шулай ук “Хәбәрдарлыкны яклау” вакыфы башлыгы Алексей Симонов имзалаган:

“Бары тик ике кеше арасында сайларга кирәк булганда һәм бу ике кешенең берсе дә күңелгә ятмаганда сайлаучы тыныч була алмый. Гадел сайлау Русия өчен генә мөһим әйбер түгел. Илнең дәрәҗәсен ике әйбер билгели. Гадел сайлау һәм бәйсез мәхкәмә. Русиядә, кызганычка, боларның берсе дә юк.”

“Гадел сайлауларга” чакырган хатка шулай ук Мәскәү Һелсинки төркеме башлыгы Людмила Алексеева да кул куйган.

"Хәбәрдарлыкны яклау" вакыфы башлыгы Алексей Симонов
“Конституция нигезендә канун чыгару органнары сайлансын һәм башкарма хакимият канунлы булсын өчен гадел сайлаулар кирәк. Мин боларны уңышка өмет итмәсәм дә эшлим, намус кушканга эшлим. Бәлки нәтиҗәсе булыр”, ди Алексеева.

Хокук яклаучылар сайлауларга калып барган кыска вакыт эчендә хакимиятләрнең нәрсә дә булса үзгәртәчәгенә бик ышанмый. Рәсмиләрдән реакция дә көтелми. Аларның өмете – бу хатның җәмәгатьчелек арасында таралуы һәм халыкның үзаңына йогынты ясавы.

“Гадел сайлауларга” чакырган хат интернеттагы “Җанлы Журнал” сәхифәсендә урнаштырылачак һәм теләгән һәр кеше аңа кул куя алачак.

XS
SM
MD
LG