Accessibility links

Кайнар хәбәр

Аксакаллар китап чыгарды


Түбән Камада 1998 елның май аенда оешкан Аксакаллар шурасы милли юнәлештә байтак эшләр башкара. Булган тәҗрибәне Русиядә яшәүче татарларга да тарату максатыннан, шураның элекке әгъзалары китап чыгарды.

Язмаларны туплап чыгаручылардан Татарстан Фәннәр Академиясенең вице-президенты Азат Зыятдинов хәзер Казанда яши. Аксакаллар шурасының беренче сәркатибе, химия фәннәр кандидаты Әнвәр Хәсәнов бүгенге Аксакаллар шурасы белән 2003 елда араларны өзә. Шураның төзелү алшартлары, башкарган эшләр, хакимият белән урталык табу турында Әнвәр әфәнде шактый мәгълүматлы.

Юнәлешләре милли рухта була

“1998 елның май аенда шәһәрнең Аксакаллар шурасы сайланды. Төп бурыч итеп шәһәр халкы, аеруча яшьләр белән эш алып бару максатын куйдык. Тел, мәгариф, милли мәнфәгатьләрдә халыкта булган гозерне хакимияткә җиткерүне дә өстебезгә алдык.

Бу мәсьәләләрне хакимияттә күтәрү белән бергә, мәктәпләрдә, балалар бакчаларында һәм мәчетләрдә эш алып бардык. Беренче шурага шушы юнәлешләрдә эшли алырлык 12 аксакал сайланган иде.

Әнвәр Хәсәнов
Ул аксакаллар арасында 1 профессор, 2 фәннәр кандидаты, элекке полковник, мәгариф системасында абруй яулаган элекке укытучылар, дин әһеле бар иде. Шураның беренче рәисе Түбән Кама “Нефтехим” ширкәтендә генераль директор урынбасары булып эшләп киткән Мәсгут Сибгатов булды.

Беренче 5 елда 250гә якын шура утырышы узды. Биредә халыкны борчыган мәсьәләләр күтәрелеп, аларны чишү юллары эзләнде. Шуларның иң мөһимнәре – балалар бакчаларында, мәктәпләрдә узган чаралар.

Биредә милли рухта тәрбияләүнең күркәм нәтиҗәләре мисал итеп күрсәтелде. Аерым-аерым әти-әниләр, укучылар белән эчүчелек, наркомания фаҗигаләре хакында сөйләштек. Шура эшен шәһәребездә чыга торган газетларда яктыртып бардык. Бу вакыт эчендә 250гә якын язма чыгардык. Аның күбесе тәрбия, сәяси вазгыятькә, көнкүрешкә багышланды”, дип искә ала Әнвәр әфәнде.

Техник фәннәр докторы, Түбән Кама ТИҮенең элекке рәисе Азат Зыятдинов белән Әнвәр әфәнде шушы 5 ел эчендәге хезмәтләре хакында китап чыгара. “Түбән Кама беренче Аксакаллар шурасы хисап тота” дигән исем астында бу китап күптән түгел дөнья күрде.

Русиякүләм аксакаллар оешмасы булдыруга өмет бар

“Бу китапны чыгаруның максаты – үз эшебез тәҗрибәсен Татарстандагы Аксакаллар шураларына җиткерү. Мондый шуралар бәлки татарлар күпләп яшәгән төбәкләрдә дә бардыр. Зыялы аксакалларыбыз халкыбызның көнкүреш һәм рухи ихтыяҗларын, таләпләрен җирле түрәләргә җиткереп, милләтне саклап калуда зур файда эшләрләр иде.

Русия күләмендә Аксакаллар шурасы булыр, алар безнең тәҗрибәне кулланырлар дигән максаттан да бу китап чыгарылды.

Без – халык сайлаган аксакаллар, төрле дәрәҗәдәге түрәләргә баш иеп бармадык. Шәһәр хакиме булган Илсур Метшин, аның урынбасарлары белән күп тапкыр очраштык. Милли мәнфәгатьләргә кагылышлы сораулар туса, гафу итегез, ишекләрен тибеп ачып керә идек, дияргә була. Шура аксакалларын алар беркайчан да кире какмады, безне абруйлы оешмага санадылар”, дип горурлана Хәсәнов.

Әнвәр әфәнде Түбән Кама Аксакаллар шурасыннан китсә дә, милли хәрәкәттәге эшен дәвам итә. Аны мәчетләрдә, мәктәпләрдә, ТИҮ җыеннарында әле дә күрергә мөмкин.
XS
SM
MD
LG