Accessibility links

Кайнар хәбәр

Дания мәхкәмәсе чечен кешесен 12 ел төрмәгә хөкем итте


Дания башкаласы Копенһагендагы мәхкәмә чыгышы белән Чечнядән булган Лорс Дукаевны террор һөҗүме оештыру омтылышында гаепләп 12 елга ирегеннән мәхрүм итү турында карар кабул итте. 25 яшьлек Дукаев Даниядә чыгучы Jyllands-Posten басмасы редакциясендә шартлау оештыру омтылышында гаепләнде.

Үзе ул узган елның сентябрендә Копенһаген кунакханәләренең берсендә шартлаткыч ясаганда кулга алынды. Шартлаткыч шартлап Дукаев үзе яраланды.

Аның шартлаткыч ясавын мәхкәмә 2005 елда Мөхәммәд пәйгамбәрне мыскыл иткән рәсемнәр бастырган газетага һөҗүм әзерләү буларак бәяләде һәм Дукаевны төрмәгә хөкем итте.

Лорс Дукаев Бельгия ватандашлыгына ия.
XS
SM
MD
LG