Accessibility links

Кайнар хәбәр

Басуыңнан нефть суырсалар...


Татарстан фермерлары Татнефть һәм РИТЭК оешмаларыннан үз җирләрендә нефть чыгарганнары өчен компенсация алырга җыена. Нефтьчеләр исә, бу җирләрдә үз объектларының канунга нигезләнеп салынуын белдерә. Нефтьчеләргә җирләрен бик теләп арендага бирүчеләр дә бар икән


Бу көннәрдә Татарстанның Тукай районында урнашкан “Тимерхан” агрофирмасы белән крестьян фермер хуҗалыгы оешмалары, “Татнефть” һәм “РИТЭК” ширкәтләрен мәхкәмәгә биргән. Шуны да әйтергә кирәк, Тукай районындагы бу ике агроширкәтне ирле-хатынлы Фәрит һәм Әлфия Хәйруллиннар җитәкли. Алар нефть ширкәтләрен үз җирләрен канунсыз куллануда гаепли.

Хәйруллиннарны Татарстанның гына түгел Русиянең дә эре нефть ширкәтләре саналган бу оешмаларга каршы мәхкәмә эше кузгатырга этәргән хәл нидән гыйбарәт соң?

Нефтьтән зыян да бар икән

Алда әйтелгән фермерлар сүзләренчә, алар 2007 елда хуҗалыкларның “ташландык” җирләрен сатып алалар. Ә соңрак, бу җирләрне үрмәкүч җепләре сыман нефть чыгару оешмасының җир асты һәм җир өстеннән уза торган объектлар чорнап алган булуы ачыклана. Әмма бу җирләрне алган вакытта төзелгән документларда нефть объекты булуы турында берни әйтелмәгән була.

Хәйруллиннар сүзләренчә, агрофирма җирләрендә “Татнефть” объектлары биләп торган мәйдан (ә алар җир асты суүткәргечләре һәм җир өсте коеларыннан гыйбарәт) 1,2 гектарга, ә крестьян-фермер хуҗалыгы җирләрендәге “ТатРИТЭК”ның нефтьүткәргечләре, скважиналары һәм башкалар биләгән мәйдан 30 гектарга җитә.

Фермерлар сүзләренчә, РИТЭК нефтьчеләре үз объектларына хезмәт күрсәтү өчен, тыныч кына басу-кырларга кереп, андагы игеннәрне таптый, “Татнефть” торбаүткәргечләреннән чыккан матдәләр аркасында кайбер урыннарда хәтта чүп үләннәре дә үсми.

Нефть ширкәтләре исә фермерларның бу сүзләрен нигезсез дип саный. Алар сүзләренчә, суүткәргеч торбалары инде 1960нчы елларда ук салынган һәм 2006 елда бу торбалардан файдалану канун нигезендә билгеләнеп куелган.

Дөрес, мәхкәмә эше әле дәвам итә. Шунлыктан кемнең хаклы, ә кемнең хаксыз икәне мәхкәмә үз карарын чыгаргач билгеле булыр. Тик моңа охшаш аңлашылмаучылыкны Азнакай якларында җиңел хәл итәләр икән. Шушы районның Мәсәхәт авылы фермеры Басыйр Имамов үз җирен “Татнефть” оешмасына биреп торуда бернинди начарлык күрми.

“Татнефть миңа файда китерә”

"Минем 547 гектар җирем бар. Аларның 70 гектарына арыш, 120 гектар бодай һәм калган өлешкә арпа чәчәм. Минем җирләрдә дә “Татнефть”нең объектлары бар. Алар минем җирләрне 1 елга, 2 елга дип арендалап тора. Аренда акчасын түләмичә калганнары юк әле бүгенгә кадәр.

Нефтьчеләр аренда акчасын ничә метр канау казыганга, ягъни минем җирдән күпме файдалануларына карап түли. Якынча бер гектарның арендасы 26-28 мең сумга чыга. Азнакай районындагы фермерлар, нефтьчеләр минем басуга керсәләр ярар иде, дип йөри хәтта.

Мин Тукайдагы фермерларга юристлар белән сөйләшергә киңәш итәр идем. "Татнефть" фермерның вак акчасына калмаган бит инде ул, түләр, минемчә", ди Азнакай районы фермеры Басыйр Имамов.
XS
SM
MD
LG