Accessibility links

Кайнар хәбәр

Чистайда татар мәктәбе юк


Нил Вәли
Нил Вәли

Татарстанда, Башкортстанда урыс телен яклау хәрәкәте барган бер чорда Чистайда яшәүче Нил Вәли татар теле өчен көрәш башлый. Бу көрәшне ул ялгызы гына алып бара.


Нил Вәли 1990нчы еллар башында Чистай ТИҮе рәисе булып эшли башлый. Җәмәгатьчелек белән берлектә шәһәрдә татар балалар бакчалары, татар мәктәпләре булдыру өстендә эш башлап җибәрә. Кайбер уңышка да ирешәләр: ул елларда Чистайда татар гимназиясе, татар төркемнәре булдырыла. Хәзерге вакытта шәһәрнең үзендә бер генә татар мәктәбе дә эшләми.

Татар сыйныфларын таркаталар

“Чистайда татар мәгарифе юк дияргә була. Заманында 2нче санлы татар гимназиясе бар иде. Аңа урыс мәктәбен керттеләр. Урыс булган җирдә татар мохитен булдырып булмый. Татар сыйныфлары күп булган 5нче мәктәпне 18нче мәктәп белән кушкач, 7нче мәктәп хасил булды. 309нчы канун чыгуның икенче елында ук татар сыйныфларындагы балаларны урыс сыйныфларына тараттылар.

Бу уңайдан мәктәп директоры Людмила Багалдинага “нинди нигездә татар сыйныфларын таркаттыгыз?” дип мөрәҗәгать иттем. “Моны ата-аналар теләде. Без аларны җыеп, татар югары уку йортлары булмавын, БДИның урысча бирелүен, балаларны урыс сыйныфларына күчерү мөмкинчелеген әйттек”, дип җавап бирде Багалдина.

Шушы сөйләшүдән соң 72 баланың 4се генә 2нче гимназиядәге татар сыйныфына күчә, калганнары урыс сыйныфларына китә”, дип әрнеп сөйләде Н. Вәли.

Мәхкәмәләр хакимият яклы

Шушы үзгәрешләр алдыннан мәктәп җитәкчелеге Нил Вәлигә татар укучылары, аларның әти-әниләре белән сөйләшергә ирек бирми. Ата-аналарның өйләренә барып сөйләшү алып барырга теләгәч, тору урыннарын күрсәтмиләр, канун кушмый диләр. Татар сыйныфлары таратылганнан соң, Нил Вәли Чистай шәһәр башкарма комитетын гаепләп, мәхкәмәгә шикаять яза.

“Аерым кешене түгел, хакимиятнең тулы бер комитетын гаепләп, Чистай шәһәр мәхкәмәсенә мөрәҗшгать иттем. Мәхкәмә гаризамны кабул итмәде. Имеш, башкарма комитет минем хокукларны бозмый. Шул сәбәп белән гаризаны кире кайтардылар.

Аннан соң Татарстан югары мәхкәмәсенә бардым. 28 апрельдә Казандагы мәхкәмәдә минем дәлилләрне татар фамилияле өч казый тыңлады һәм шикаятьне канәгатьләндермичә, Чистай карарын көчендә калдырды. Янәсе, башкарма комитет минем хокукларны бозмаган.

Мин Чистайда татар мәгарифен торгызуга 20 ел зур көч куйдым. Имеш, хокуклар бозылмаган. Татарны таптыйлар, аның мәктәбен мәсхәрәлиләр, мәсхәрәләнгән ата-ана белән сөйләшергә ирек бирмиләр. Мин хәзер күзәтчелек югарылыгына (надзорныйга) шикаять әзерлим” дип, дәгъвасен дәвам итүен белдерде Н. Вәли.

Кешеләр “экстремист” исеме алудан курка

Татар теле өчен алып барылган бу көрәштә Нил Вәли ялгызы. Казанда узган мәхкәмә бүлмәсендә дә берүзе була.

“Беркем дә бу эштә катнашырга теләми. Чөнки барысы да куркытылган. Өстән хәзер шундый сәясәт бара, әгәр син милли мәктәп, мәгариф белән эшләсәң, турыдан әйтәләр: экстремист, диләр. Татар телен кыссалар да, син каршы төшәргә, якларга тиеш түгел. Якласаң, син – экстремист. Шуңа күп кеше мондый мәхкәмәләргә килергә куркып йөри”, дигән фикердә тора аксакал.

Урыс-татар мәктәпләре бар әле

Чистайда чыннан да татар мәктәбе юкмы? Шушы сорауны шәһәр мәгариф бүлегенең милли мәсьәләләр буенча баш белгече Гөлия Мифтаховага юлладык. Гөлия ханым әйтүенчә, Чистайда чиста татар мәктәбе юк. Урыс-татар мәктәпләре өчәү икән. Чистай районында, авылларда татарча укытуның торышы хакында мәгълүмат алдык:

“Районда 36 мәктәп булып, шулардан 9 татар мәктәбе бар. Биредә 710 бала укый. Яңадан 6 урыс-татар мәктәбендә 1787 бала белем ала. Биредә 994 татар балалары аерым төркемнәрдә укый, урыс төркемнәрендә утырмыйлар” дип, ачыклык кертте баш белгеч Мифтахова.

Гөлия ханым Чистай районындагы татар теле һәм әдәбияты укытучыларының Татарстан бәйгеләрендә алдынгы урыннар алуын да ассызыклады.
XS
SM
MD
LG