Accessibility links

җомга, 9 декабрь 2016, Казан вакыты 20:21

Әфганстан президенты НАТОны кисәтә


Әфганстан президенты Хәмит Карзаи

Әфганстан президенты Хәмит Карзаи

Әфганстан президенты Хәмит Карзаи, илдә утка тотулар вакытында тыныч кешеләр үлү тукталмаса, халык НАТО хәрбиләренә оккупантлар итеп караячак, ди.

Бүген Кабулдагы матбугат очрашуы вакытында Әфганстан президенты Хәмит Карзаи НАТО хәрбиләрен кискен тәнкыйть утына тотты. Һәм әфганнарның өйләрен алга таба бомбалау «булмаска тиеш» дип кисәтте. Президент сүзләренчә, вазгыять үзгәрмәгән очракта, әфганнар үз илләрендәге НАТО көчләренә «оккупантлар» итеп караячак.

Узган шимбә Әфганстанның Һилмәнд вилаятендә НАТО хәрбиләре һавадан бомбалаган вакытта кимендә тугыз тыныч кеше үлде. Аларның күпчелеге балалар иде. Карзаи әлеге хәлгә ярсып, Кабулда матбугат очрашуы үткәрде.

НАТО Халыкара көчләр җитәкчелеге Һилмәнд вилаятендә Нәүзәд төбәгендә кешеләрнең үлүенә гафу үтенде инде. Шул ук вакытта әлеге урында талибларның ныгытмалары булганга бомбага тотарга фәрман бирелгәнлеген дә әйтте.

Әфганстан телевидениесенең Нәүзәдтагы хәлләрне һәм берничә баланың үлеменә туганнарының елавын күрсәтүе илдә яшәүче халыкның күпчелеген ярсытты.

Халыкның түзәр хәле калмады

Карзай, һавадан бомбалауга әфганнарның бүтән түзәр хәлләре калмады, дип белдерде.

«Әфган халкы бүтән өйләрен утка тотуга түзеп тора алмаячак. Әгәр сез сөйләшүләр аша Әфганстандагы өйләрне бомбалауны туктату проблемын чишүгә килә алмасагыз, бер көнне Әфганстан хөкүмәте берьяклы карар кабул итәргә мәҗбүр булачак», диде Карзаи.

Әмма Әфганстан президенты Кабулның нинди чаралар күрәчәген ачыкламады. Ул әлегә кадәр җыелып килгән проблемны хәл итү өчен бүген НАТО вәкилләре белән сөйләшергә теләгән булган. Әмма аңа алдагы якшәмбегә кадәр алар белән очрашу мөмкин түгел, дип әйткәннәр.

«Алар әфган өйләрен бомбалауны туктатырга тиеш. Мин моны тагын берничә тапкыр кабатлый алам. Мин НАТОның Әфганстандагы җитәкчелеге белән бүген очрашырга теләгән идем. Әмма Кабулда алар юк иде. Әгәр без киләсе якшәмбе очраша калсак, сөйләшү безнең алда торган мәсьәләгә карата аларның фикеренә багышланачак», диде Карзаи.

«Төнге тикшерүләр» - низаг сәбәбе

БМО китергән саннарга күз салсаң, Әфганстанда талибаннарны юк иткәндә дүртән өч очракта тыныч халык үлемгә дучар була. Читтән килгән хәрбиләрнең бу гамәлләре әфганнарның бигрәк тә ачуын кабарта.

НАТОның «төнге тикшерүләре» Карзаи һәм аның Көнбатыш яклаучылары арасында низаг тууга китерде.

Әфганстан башлыгы соңгы ике елда һавадан бомбалауга ризасызлык белдереп килде. НАТО җитәкчелеге җирле халыкка зыян килмәсен өчен бомбалау кагыйдәләрен кырыслаткан да иде.

НАТО, шулай ук, әлеге утка тотулар Әфганстан җитәкчелеге белән килешенә дип белдерә. Әмма шул ук вакытта, соңгы бер ел эчендә һавадан бомбалау һәм «төнге тикшерүләр» арта төште. Бу хәлләргә акланып НАТО, аларны тыныч халык арасына яшеренгән талибларны юк итүдә иң кулай чара дип белдерелде.

Карзаи бүгенге матбугат очрашуы вакытында Әфганстандагы НАТО вәкилләре үзләрен кайвакытта Кабулның беректәшләре кебек түгел, баскынчылар кебек тота, дип тә әйтте. Тыныч халыкка тагын бер генә һөҗүм була икән, моны туктатуның юлларын табарбыз, дип тә әйтте.

«Әмма безнең моңа барып җитәсебез килми. Без НАТОның һава һөҗүмнәрен Әфганстан хөкүмәте таләбеннән башка туктатуын телибез. Чөнки без хезмәттәшлекне дәвам итү яклы. Алар Әфганстанга суверен дәүләт итеп карарга тиеш. Кайвакыт аларның белдерүләре безне бәйсез дәүләт итеп белмәгән сыман күрсәтә. Без Әфганстанның оккупацияләнгән ил түгел, ә беректәш һәм безнең НАТОга мөнәсәбәтебезне дә беректәшләрчә ачык итеп күрсәтергә тиешбез. Әгәр дә бу башкача, оккупантларча була икән, ул чакта, әлбәттә, әфган халкы моның белән ничек эш итәргә икәнен белә. Ул чакта берьяклы гамәлләр була ала», диде Карзаи.

НАТО да, Карзаи да көрчеккә төртелгән хәлдә

“Global Post”ның Кабулдагы өлкән хәбәрчесе Жан Маккензи, Карзаиның оккупантлар дип кисәтүен НАТО җитәкчелегенең игътибарга алуы зур әһәмияткә ия, дип әйтә.

«Карзай, әгәр НАТО әфган йортларына һава һөҗүмнәрен туктатмаса, аңа оккупацияләүче көч итеп караячагын әйтте. Шуннан соң ул тарихның әфганнарның оккупацияләүчеләр белән нишләвен күрсәткәнлеген өстәде. Бу турыдан-туры янау буларак кабул ителә ала. Ул чыннан да халыкара иминлек ярдәме көчләренә карата гомум әфган халкының актив каршылыгы турында әйтә. Бу бик җитди белдерү. Әлбәттә, Карзаиның бу янауны гамәлгә ашыру өчен мөмкинлекләре юк. Ул тулысынча диярлек халыкара җәмәгатьчелек ярдәменә таяна», диде Жан Маккензи.

НАТОның Әфганстандагы Халыкара иминлек көчләренә 2010 елда генерал Дэвид Петреус җитәкчелек итә башлагач, талибларга каршы төнге тикшерүләр һәм бомбалаулар артты. НАТО Әфганстанда төнге тикшерүләр һәм бомбага тотулардан башка нәтиҗәле эш итеп булмый, дип белдерә.

Маккензи НАТО һәм Әфганстан хөкүмәте һавадан бомбалау мәсьәләсендә көрчеккә барып төртелгәнлеген әйтә.

«Хәзерге вакытта НАТОның җавабы нинди буласы һәм ул җавапка Карзаи ни дип әйтер, шулай ук янауларын ничек дәлилләр – барсы да билгесез», дип белдерде Маккензи.

XS
SM
MD
LG