Accessibility links

чәршәмбе, 7 декабрь 2016, Казан вакыты 21:41

Татарстанда урман янгыннары чыгу очракларына әзерлек бара. Быел, узган елга караганда, янгыннарга каршы чаралар күпкә көчәйтелер дип көтелә.


Узган елдан аермалы буларак, бу елны республиканың дүрт төбәгендә өченче төр янгын сүндерү станцияләре булдырылды. Аларда янгын сүндерү җиһазлары да, янгын сүндерүчеләр дә артыграк.

Республикада аеруча янгын куркынычы янаган районнарда 18 янгын сүндерү станциясе эшләп килә. Алар аркасында, Татарстанда узган елны урман янгыннары башка регионнарга караганда азрак булды, ди урман хуҗалыгы министрлыгының дәүләт күзәтү бүлеге киңәшчесе Рамил Шәйхетдинов:

“Үзебездә бик күп янгыннар булмасын өчен, күрше регионнарда да урман янгыннарын сүндерер өчен, быел өченче төрдәге дүрт янгын сүндерү станциясе оештырабыз, Алла боерса. Ул Саба, Лениногорск, Кайбыч һәм шәһәр якынлыгындагы урманчылыкта.

Икенче төрдәге янгын сүндерү станцияләренең рольләрен күтәрү өчен без өстәмә тагын дүрт өченче төрдәге янгын сүндерү станциясе оештырдык. Монда инде техникалары да, кешеләр саны да күбрәк. Алар ел буена эшли. Җәен дә, кышын да.

Шулай ук телевидениегә, радиога да хәбәр бирәбез, үзебезнең сайтка да куябыз”, ди ул.

Рамил Шәйхетдинов әйтүенчә, янгынга каршы чаралар үткәрүгә Татарстаннан да, Русиядән дә акча күп бүленә. Алар янгын сүндерү станцияләре биналарын төзекләндерү, аларны җиһазлар белән тәэмин итү өчен тотыла.

“Акча үзебезнең министрлык кабинетыннан да, Русиядән дә күп бирелә. Монда чиста гына әйтеп булмый инде, шуның хәтле эшләдек дип, чөнки өченче төр янгын сүндерү станцияләренә бик күп акча бирелә. Аларга янгын сүндерү машиналары, тракторлар, насос станцияләре -- бик күп әйберләр алынды.

Ул техникаларны кайда булса да урнаштырырга кирәк бит. Хәзер шул янгын сүндерү станцияләре биналарын төзекләндерү өчен министрлык кабинеты акча бирде.

Акча кереп тора инде, кергән саен, аны урнаштырабыз. Безнең профилактика да бик зур урында тора. Бик күп янгыннар кырдан керә. Машиналар узып киткәндә, тәмәке ташлыйлар, шуннан үләннәр кабынып китеп, янгын урманга керә”.

Янгын сүндерүчеләр дә, җиһазлар да җитәрлек, дип саналса да, урманнарны күзәтеп йөрергә, урманчылар юк диярлек. Узган елны урманнарда янгыннар чыгуның бер сәбәбе дә шунда, чөнки янгын чыгу турында нәкъ урманчылар беренче белә.

“Элек безнең директорлар, урманчылар бар иде. Директорлар 30 иде, урманчылар 125 иде. Хәзер безнең директорлар урынына идарәче-урманчы. Элеккеге лесхоз оешмасы, хәзер икегә бүленде, дип әйтергә кирәк.

Урманда эшли торган урманчыларга уртача бер гектар территория бүленгән иде, алар аны барыбер көне буе ничек тә булса карап уза иде. Хәзер ул урманчылар бетте. Аның урынында хәзер мастерлар.

Мастерга 3000-4000 гектар җир бүленә, аны әйләнеп узарга бик авыр. Хәзер халыкның хәбәр итүенә генә ышанып каласы килә инде”.

Узган елны 4 тапкыр янгынга каршы махсус режим игълан ителгән иде. Бу елны исә 25 апрельдән 15 майга кадәр шундый ук чара үткәрелде. Аның кысаларында урманнарда учаклар ягу тыела.

Мондый чаралар, аеруча, бәйрәмнәр вакытында, халыкның урманнарда җавапсыз булмавы өчен игълан ителә. Янгынга каршы махсус режим июнь аенда да үткәрелер, дип көтелә" диде урман хуҗалыгы министрлыгының дәүләт күзәтү бүлеге киңәшчесе Рамил Шәйхетдинов.

Бүгенге көндә исә Татарстан җирлеге урманнарында янгыннар чыгу очраклары күзәтелми.

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG