Accessibility links

чәршәмбе, 7 декабрь 2016, Казан вакыты 11:56

Бүген балаларны халыкара яклау көне. Бу көн уңаеннан Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, күп еллар балалар сәнгате, аларның проблемнары белән шөгыльләнүче журналист-язучы Дания Гайнетдинова белән әңгәмә кордык.


"Балалар көне" 1949нчы елның ноябрендә хатын-кызларның халыкара демократик Федерациясе шурасы утырышында раслана. Әлеге көн белән, халыкара җәмәгатьчелекнең игътибарын балаларны сугыш афәтеннән саклау, аларның сәламәтлеген тәэмин итү, демократик һәм һуманитар принциплар кысасында тиешле тәрбия һәм белем алуларын оештыру максат итеп алына.

Рәсми мәгълүматларга караганда, бүгенге көндә Татарстанда 730 мең чамасы бала исәпләнә. Бу күрсәткеч республикада яшәүче халыкның 18%ын тәшкил итә.

Татарстанның кечкенә гражданнары өчен дәүләт тарафыннан 10лап программа гамәлгә ашырыла. Алар арасыннан “Бәләкәч”, “Татарстан балалары”, “Тыныч балачак” программалары талантлы балаларны барлау, балаларның сәламәтлеген кайгырту һәм аларның куркынычсызлыгын тәэмин итү белән бәйле булып санала.

Ләкин балаларга карата дәүләтнең төгәл сәясәте булмый торып, аларны бары тик 1 июнь көнне генә искә алуның файдасы бармы икән соң?

Бу һәм башка сораулар белән журналист-язучы, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, күп еллар балалар сәнгате, аларның проблемнары белән якыннан кызыксынган Дания Гайнетдиновага мөрәҗәгать иттек.

“Балаларга җитәкчеләребезнең игътибары аз”

Дания Гайнетдинова
Бүгенге көндә балалар тиешенчә якланмый дип уйлыйм, дип сүзен башлады ул.

"Менә бүген халыкара балаларны яклау көне уңаеннан төрле чаралар үтә. Шул чараларда безнең җитәкчеләребез, президентыбыз да катнашса, балаларның чыгышларын карап, аларга матур сүзләр әйтсә, менә шуннан бер нәтиҗә ясап булыр иде", ди Гайнетдинова.

Ул әле күптән түгел генә Төркиядә балалар бәйрәмендә булып кайткан.

"Анда балалар булган чарада җитәкчеләр һәрвакыт катнаша һәм соңгы бала чыгып киткәннән соң гына үз урыннарыннан кузгала. Ә безнең җитәкчеләр, балалар икән балалар гына инде дип карый", ди Дания ханым Төркиядәге балаларга карата булган игътибар белән Татарстандагы хәлне чагыштырып.

"Менә бүген, мөгаен, күп кенә урыннарда балаларга багышлап чаралар оештырылыр. Мин үзем дә Муса Җәлил исемендәге опера-балет театры бинасына “Бәхетле балачак” ансамбленең чыгышын карарга барам. Алар анда 17 ел буе концерт куя. Һәм үзем дә анда ел саен катнашам. Әмма җитәкчеләребезнең катнашуын хәтерләмим. Һәм, гомумән, соңгы вакытларда балаларыбыз игътибардан читтә кала башлады. Бигрәк тә авыру балаларны онытмаска кирәк. Хөкүмәтнең аларга ярдәм итәргә генә көче җитә бит", ди Гайнетдинова.

Бала имтиханны туган телендә тапшыра алырмы?

Дания ханым сүзләренчә, Татарстанда яшәүче балаларның проблемнары санап кына бетерерлек түгел. Әйтик, татар балалары татарча белем алып, үз туган телләрендә имтихан тапшыра алмаулары да зур мәсьәлә булып тора. Без аларга бу авырлыкларны чишәргә ярдәм итмәсәк, алардан киләчәктә нәрсә көтәргә кала, дип борчыла ул. Спорт корылмалары төзелә дип сөйлибез, тик алардан файдалану бүгенге көндә түләүле бит, ди Дания Гайнетдинова.

“Балалар белән һәр министрлык шөгыльләнсен”

Балаларны кайгырту дәүләт сәясәте булырга тиеш, ди сәнгать остасы.

"Ул өстән булырга тиеш. Президент бу өлкәдә һәрбер министрлыкка үз юлламасын бирергә тиеш. Барлык министрлык та балаларны яклауга корылган булырга тиеш. Ә бездә 1 июньдә сөйләнә дә бетә, балаларны көн саен якларга кирәк. Әле безгә эшлисе дә эшлисе", дип белдерде журналист-язучы Дания Гайнетдинова 1 июнь – балаларны халыкара яклау көне уңаеннан.

XS
SM
MD
LG