Accessibility links

Кайнар хәбәр

Һади Такташ каберенә Сыркыды туфрагы салынды


Һади Такташ кабере
Һади Такташ кабере

1 июнь көнне Казанда Һади Такташның 110 еллыгы уңаеннан чара уздырылды. Шагыйрь каберенә туган җире Сыркыдыдан алып киленгән туфрак салынды.


Чара Фәннәр академиясе тарафыннан оештырылган иде. Такташ каберенә (ә ул Горький паркының сул кырында, Казан шифаханәсе янындарак урнашкан) Фәннәр академиясе президенты Әхмәт Мазһаров, вице-президенты, Дәүләт советы депутаты Азат Зыятдинов, Һади Такташның икенче хатыны Гөлчирә Такташеваның кызы Эльвира Кудрецкая, “Мәдәни җомга” газетының баш мөхәррире Зиннур Мансуров, академик Җәүдәт Сөләйманов, шулай журналистлар, язучылар килгән иде.

Туфракны Азат Зыятдинов шагыйрьнең туган җире – Мордовия республикасының Сыркыды авылыннан алып килә. Шагыйрьнең нәкъ нигезеннән аласым килде, ди ул.

“Мин узган елда, Һади Такташның 110 еллыгы алдыннан, махсус барып кайттым. Такташ нигезе авылдан бер километр ярым читтә, инде кырда калган ул, күл буенда.

Минем чынлап та нигезеннән аласым килде. Сания апа бар иде, ул инде сиксәннән узган, хәтере бик әйбәт. Ул Такташларның ерак туганына кияүгә чыккан хатын.

Нигезнең ике ягыннан да, бераз-бераз туфрак алдык. Менә без аны каберенә салыр өчен бер ел көттек, чөнки көз-яз көне кую уңайлы түгел, пычрак”, дип сөйли Азат Зыятдинов.

Аның Сыркыдыга беренче генә баруы түгел. Бирегә ул язучының 80 еллыгына, 100 еллыгына да барып кайта. Күңелем ул якларга бик тарта, ди ул.

Шагыйрьнең туган авылында татар теле бүген юк дәрәҗәсендә, кайчандыр 700 йортлы авыл бүген 60ка калган. Шулай да авылда Һади Такташның музее, аның бюсты тора.

Казанда әлегә кадәр Такташ һәйкәле юк

Чарада шулай ук Һади Такташка һәйкәл кую турында да әйтелде. Һәйкәл кую турындагы карар шагыйрьнең 100 еллыгына чыгарылган булса да, әлегә кадәр куелмады, ди Азат Зыятдинов.

“Яңа ел алдыннан безнең бюджет бүлү сессиясе булды. Мин дә чыгыш ясарга булдым, мин болай дидем: “Без бюджетны бүлеп кенә утырырга тиеш түгел, депутатлар, бюджетны булдыру турында да уйланырга тиеш.

Моннан 43 ел элек Түбән Кама шәһәре дә юк иде, Түбән кама Нефтехимия комбинаты да юк иде. Менә шул бай, яңа шәһәрдә, моннан 35 ел элек Муса Җәлилгә һәйкәл кую турындагы карар кабул ителгән иде.

Азат Зыятдинов Һади Такташ каберенә туфрак сала
Бүгенгә кадәр һәйкәл юк. Хәтта һәйкәл 3 ел ята инде, “Механический завод” цехында, аны куярга уйлаучы да юк.

Моннан 10 ел элек, Такташыбызның 100 еллык юбилеенда, Казаныбызда һәйкәл кую турындагы карар кабул ителгән иде.

Һәйкәл турында сөйләшүче дә, белешүче дә юк. Безгә шундый рухи баганаларыбызның да хаҗәте калмадымыни. Без шул футбол уйнап, хоккей тибеп кенә рухыбызны күтәрербез микән? Уйланып карыйк”, дидем.

Язып та бирдем мин аны. Шуннан соң мине ике көннән финанс министрлыгы чакыра, бик зур рәхмәт дип. Без бу һәйкәлләрне куярбыз, теге хатыгызны гына алыгыз дип.

Мине Рөстәм Нургалиевич та чакырып алды, бик әйбәтләп сөйләшеп утырдык. Ул вәгъдә итте: “Азат абый бу ике һәйкәлне дә куябыз” дип.

Менә алар хәзер бәйге игълан иткәннәр, ул ачык түгел – ябык бәйге”.

Азат Зыятдинов Һади такташның “Киләчәккә хатлар”ына җавап язып, хатлар бастырып чыгарган. Киләчәктә ул шагыйрьгә багышланган язмаларын туплап, китап чыгарырга ниятли.
XS
SM
MD
LG