Accessibility links

сишәмбе, 6 декабрь 2016, Казан вакыты 04:01

Рафаил Хәкимов: "Болгарда төзелеш тарихны юк итү бәрабәренә бара"


Тарих институты директоры Рафаил Хәкимов

Тарих институты директоры Рафаил Хәкимов

Тарих институты җитәкчесе Рафаил Хәкимов Болгардагы һәм Зөядәге төзелеш урыннарын тарихчыларга заман таләпләре белән тикшерергә мөмкинлек бирелми, ди.


Соңгы вакытта Болгар белән Зөянең Татарстанда көн кадагыннан төшкәне юк. “Яңарыш” вакыфы төзелгәннән бирле әлеге тарихи урыннарны торгызу өчен кызу эш кайный, җитәкчелек төрледән-төрле белдерүләр ясый.

“Казан Кирмәне” музей-тыюлыгы җитәкчесе, Татарстанның тарихи-мәдәни истәлекләрен яңарту вакыфының белгечләр шурасы сәркатибе Рамил Хәйретдинов, 30 май көнне “2013 елда Болгар һәм Зөя ЮНЕСКОның мирас исемлегенә кертелсә, барсы да яхшы булачак”, дип әйтте.

Рамил Хәйретдинов
Хәйретдинов сүзләренчә, Болгарны ЮНЕСКО исемлегенә тарихи-архитектура урыны буларак тәкъдим итәргә әзерләнсәләр, Зөянең документларын мәдәни-табигый урын буларак хәстәрлиләр. ЮНЕСКОга керү “безне танытачак, туристлар килүне арттырачак һәм анда мәдәни чаралар да үткәрергә мөмкинлек бирәчәк”, ди Хәйруллин.

Ул бу көннәрдә әлеге урыннарда яшәеш челтәре булдыруга иң зур игътибар бирелгәнлеге турында да әйтә.

Туристка бетон корылмалар кызык түгел

Татарстан фәннәр академиясенең Тарих институты җитәкчесе Рафаил Хәкимов Болгарны торгызу тарихны өлешчә юкка чыгару бәрабәренә бара дигән карашта. Әлеге мирас ЮНЕСКО канаты астына кергән очракта, халыкара тарихи-мәдәни истәлек урыннарын саклау кагыйдәләре нигезендә, алга таба Болгар алай ук зур юк итүләргә дучар булмас иде, дип тә әйтә.

Турист изге җирдәге ташларны сыйпарга тели
“Ул: “Мин төзим! Үз акчамны алып килдем, ә син монда Болгарны күтәрергә комачаулыйсың”, ди. Болгарны күтәрүче әлеге урынга тарихи күзлектән карамый. Туристка бит аның бетоны һәм бетоннан салынган корылмалары кызык түгел. Турист изге җирдәге ташларын сыйпарга, аларны күрергә тели.

Болгарда төзеләчәк мәчет рәсеме
Болгарны күпмедер җимерделәр. Без – археологлар бөтенесен заман таләпләре белән тикшерергә өлгермәгәнгә үкенәбез. Без әле дә XIX гасырдагы кебек көрәк белән генә тиз-тиз казыйбыз. Һәм күп мәгълүмат югала.

Аның җирен кулда сыйпап тикшерергә кирәк. Анда орлык калган булырга мөмкин. Ул орлыкны күргәч, без халык менә моны үстергән, аның белән көн иткән, дип әйтә алабыз. Шулай ук уңдырышлыгын да ачыкларга мөмкинлек бирә. Болар барсы да күпме халык торганын, нәрсә ашаганны, кая күченгәнне, нинди милләт яшәгәнне ачыкларга ярдәм итәр иде. Күп мәгълүмат китә, шуңа бик үкенәбез”, ди Рафаил Хәкимов.

Акча, акча һәм акча

Бүген җитәкчеләр авызыннан күбрәк күпме акча тотылганы, кайсы ширкәтләрнең нинди корылмаларны төзүе, тиз-тиз әлеге урыннарга туристларның күп булып килүенә ирешергә кирәк дигән сүзләрне генә ишетергә туры килә.

2010 елда гына Болгар белән Зөя өчен 1 миллиард 157 миллион сум акча тотылган. Татарстан энергетиклары 300 миллион сум акча биргән, SMS җибәрүчеләрдән 266 мең сум акча җыелган дигән һәм башка акчалы хәбәрләр әледән-әле матбугатта пәйда булып тора.
Әле менә яңа гына Согуд Гарәбстаны сәүдә сәнәгать пулаты рәисе Салих Абдулла Камел да, Татарстанда булганда Болгар белән танышкач, 1 миллион доллар бүлеп бирергә карар итте.

Әлеге акча, инвестицияләр, берьяктан караганда, тарихчы-археологларның казынуларын, аларның эшләрен бөтенләй күмеп китә диярлек. Тарихи әһәмияткә ия эзләнүләр өчен аларга күпме акча бирелгәнлеге, аларның проектлары турында телгә алынмый. Берәр зур табылдыкка юлыксалар гына күтәреп алалар.

Археологларны акрын эшлисез дип сүгәләр. Тарих институты җитәкчесе әйтүенчә, Болгар җирендә аларга караш “артык кашыкка” сыман.

Президент Миңнеханов Болгарда төзелеш эшләрен тикшерә, 3 апрель 2011

Алтын Урданың беренче башкаласы Болгарда

Табылдыклар һәм каралты-бина калдыклары белән беррәттән археологларга һәр уч туфрак кадерле. Шул туфракны өйрәнеп Бату хан сарае янындагы бакчаларда нинди гөлләр, нинди агачлар үскәнне дә ачыклый алырлар иде. Туфрак, Хәкимов сүзләренчә, бу тирәдә яшәгән халыкның кайсы гасырда артканын, кайсы гасырда кимегәнен дә әйтеп бирә. Әлеге туфрак серләрен бүген исә куәтле бульдозерлар юк итә.

Болгарда төзеләчәк елга вокзалы
Ашыгыч эшләр нәкъ Болгарда Алтын Урда дәүләтенең беренче башкаласы булган дигән зур әһәмияткә ия дәлилләүләргә колак салырга вакыт калдырмый. Галимнәр әлеге мәгълүмат Болгарның бүгенге дәрәҗәсен берничә мәртәбә күтәрер иде дигән фикердә.

“Бөтенесен тикшердек, хәзер безнең дәлилләр бар. Болгар – Алтын Урданың иң беренче башкаласы. Бату хан шунда сараен сала башлаган. Башта мунча, ә аннан соң мәчет белән бер үк вакытта үзенең сараен төзегән. Шулай булгач, ул Алтын Урданың беренче башкаласы. Менә ул ягын да күрсәтергә кирәк”, ди Хәкимов.

Алтын Урда тарихы соңгы елларда Русиянең төрле төбәкләрендә эшләүче галимнәрне дә җитди кызыксындыра башлаган. Алар Алтын Урда башкаласы аша Русия тарихына яңача карый башлаганнар. Хәкимов Болгардагы Алтын Урданың беренче башкаласы күтәрелсә, дөньяга чыгарылса, әлеге урыннар белән кызыксыну күпкә артыр иде дигән карашта. Туристлар да күбрәк килер иде.

Ә бүген исә күп мәгълүмат юкка чыга бара. Алар өстенә бетоннан корылмалар салына.

Казан Кирмәнендә дә бер урам юк ителгән

Дөрес, саксызлык бер Болгар өстеннән генә түгел, ә Казан кирмәне өстеннән дә үткән инде.

Төзүчеләр берни аңламый бит
“Кирмәндә күп нәрсәне саклый алмадык. Бер урам урынына гараж салдылар. Казан ханлыгы заманындагы шундый кызык бер урам тапкан идек. Төзүчеләр берни аңламый бит, алар наданнар. Базар икътисады, акча-акча, нинди көрәк белән казып тору ул, әйдә китер эксковаторларны, ди. Күзәтеп тормасаң, шулай тарихны юк итәләр”, ди Хәкимов.

Шулай да киләчәк буын җентекләп өйрәнер, бүгенге көн галимнәренә караганда күбрәк сүз әйтер, Кирмәндә әлегә археологлар кулы тимәгән урыннар да сакланган. Хан каберлекләре табылгач, аларны ачыйк, сенсация ясыйк, диючеләр булган.

Казан Кирмәненә керештә ЮНЕСКО мирас исемлегендә булуны белдергән билге
Әмма Хәкимов алдагы буын археолог-галимнәренең тикшерү ысуллары мөккәмәлрәк булачак, алар кешелеккә әлеге хан каберлекләре һәм анда ятканнар турында күбрәк мәгълүмат бирәчәк, дип эшне туктаткан. Казан Кирмәнендәге юллар астында да гаять зур әһәмияткә ия тарих ята, аларны киләчәк галимнәре җентекләп өйрәнер, ди Хәкимов.

Казан Кирмәнендә төзекләндерү эшләре башланганга кадәр әлеге урынны җентекләп өйрәнү проекты тәкъдим ителгән булган. Әмма башта өстенлекне галимнәргә бирергә кирәклеген Кирмән хакимияте ягыннан аңлау табылмаган.

Тарихны саклау һәм тарихчыларга ышану гына уңыш китерә

Өстенлек галимнәргә бирелсә, торгызу эшләре башланганчы җентекле тикшеренүләр үткәрелсә, моннан фән дә, икътисад та, киләчәк тә отачак кына. Татарстанның әлеге хәлгә уңай тәҗрибәсе бар инде. Тарихчыларга ышану гына уңыш китерә, ди Хәкимов.

Безнең тарих булгач - киләчәк тә бар
“Казанның 1000 еллыгына килсәк, хәзер бу чара аркасында күпме инвестиция кергәнне исәпләделәр, хәзер сездән файда да бар икән, дип әйтәләр. Хәзер тарихчыларны үрнәк итеп күрсәтәләр.

Алабугада юбилей үткәргәч, туристлар берничә мәртәбә күбәеп китте. Шәһәр моның белән яхшы акча эшли башлады. Хәзер сездән дә файда бар икән, дип әйтәләр.

Алабуганың тарихи урыннары
Әмма без аның бит ул ягын уйламыйбыз. Базар экономикасы күзлегеннән дә карамыйбыз. Алабугада мин халык арасында йөрдем, алар нәрсә сөйли икән, дип тыңлап. Алар үз шәһәрләре өчен горурланып йөрде.

Горурлыкны үлчәп булмый. Миңа менә аның нәкъ шул ягы кадерле. Юбилейлар, инвестицияләр дә булсын. Ә менә халыкның горурлыгы үскәч, ул бит шәһәр белән үзенең киләчәген бәйли, балаларын үстерә. Татар халкына бит ул этәргеч. Безнең тарих булгач - киләчәк тә бар, дип уйлый. Менә шул ягы бик кадерле”, ди Хәкимов.

Аның сүзләренчә, Алабуганы торгызырга керешкәнче галимнәргә өстенлек бирелгән булган. Аларның сүзләренә колак салганнар. Нәтиҗәсе күз алдында – Алабугага туристлар агыла. Анда яшәүчеләр тарихлары белән горурлана.

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG